Кем нәрсә карый?

Хәзер инде бөтен кеше интернетта, дисәләр дә, телевидение Татарстанда, элеккечә үк, бик мөһим мәгълүмат чыганагы булып кала. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре республикада уздырган тикшеренү нигезендә шундый нәтиҗәгә килгән. Халык бездә кайсы каналларны күбрәк кабыза һәм нинди тапшырулар карый соң?

Хатын-кызлар күбрәк ярата

Татарстанда яшәүчеләрнең нинди мәгълүмат чыганакларына өстенлек бирүен белү өчен, белгечләр Казанда, Чаллы, Түбән Камада, башка шәһәрләрдә, шулай ук авылларда яше 18дән узган 1,2 мең кеше арасында телефон аша сораштыру уздырган.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең 59 проценты телевизорны даими карый. Шул ук вакытта аны хатын-кызлар (65 процент) ир-атларга (52 процент) караганда ешрак кабыза.  Яшьләр исә күбрәк интернетка тартыла.

Сораштырудан тагын ниләр мәгълүм булган соң? Телевизорга битараф булмаучылар арасыннан күпчелек өлешенең (65 процент) аны көн саен диярлек каравы, 61 процентының бер сәгатьтән дүрт сәгатькә кадәр вакытын сарыф ителүе ачыкланган. Иң яратып кабул ителүче телепрограммалар арасында беренче урында – яңалыклар. Нәфис фильмнар – икенче, танып белү характерындагы тапшырулар – өченче урында.

Телевизорны иң күп карау вакытына килсәк, монысы күп еллар буе үзгәрешсез калып килә. Иртәнге (6.00-8.00) һәм кичке (18.00-22.00) сәгатьләр бу. Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты телевизорны – һәр көн саен иртән, 74 проценты – кичен карый.

Үзебезнең яңалыклар кирәк

Татарстанда яшәүчеләр өчен җирле телевидение, федераль каналлардан аермалы буларак, иң элек яңалыклар чыганагы булып тора. Ә инде Мәскәү телеканалларын башлыча күңел ачу тапшыруларын карау өчен кабызалар. Шуңа күрә җирле яңалыклар тапшырулары рейтингы – иң югары баскычта.

Төбәк тапшыруларын караучыларның интернетка керүчеләргә караганда ике тапкыр күбрәк булуы ачыкланган: сораштыруда катнашучыларның 80 проценты җирле телевидениенең хәбәрләрне «пәрәвез» челтәрендәгегә караганда киңрәк, әйбәтрәк яктыртуын әйткән. Шул ук вакытта респондентлар арасыннан 45 процентының гына яңалыкларны белү өчен интернеттагы сайтларга керүе мәгълүм булган. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (84%), интернеттан файдалануга карамастан, челтәргә яңалыклар уку яки карау өчен түгел, ә күңел ачу яисә үзләренә кирәкле мәгълүмат эзләү өчен генә керә. Шул ук вакытта җирле телеканаллар күңелдә ышаныч тудырырдай рәсми мәгълүмат чыганагы сыйфатында кабул ителә. Ә менә социаль челтәрләргә ышанучылар  аз икән.

Сораштыру мәгълүматларына караганда,  респондентларны иң нык ышандыручы мәгълүмат чыганаклары  – төбәк (55%) һәм федераль (54%) чыганаклар. Ә менә интернетка ышаныч дәрәҗәсе төбәк телеканаллары белән чагыштырганда 7 процентка кимрәк (48%). Инде әйткәнебезчә, социаль челтәрләр иң аз ышаныч тудыра – сораштыруда катнашучыларның 36 проценты гына алардагы мәгълүматларны чынбарлыкка юрый.

Өчлеккә кемнәр керә?

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада «Эфир», «Яңа Гасыр» һәм «Татарстан 24» иң популяр телеканаллар өчлегенә керә. Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр өчен «Эфир»  каналы популярлык ягыннан – беренче, «Татарстан 24» – икенче урында. Шул ук вакытта «Татарстан 24» Түбән Камада – беренче, Чаллыда, башка авыл-шәһәрләрдә – икенче урында. Ә менә авылларда һәм башка шәһәрләрдә (Казан, Чаллы, Түбән Камадан тыш ) яшәүчеләр «Яңа Гасыр»га күбрәк өстенлек бирә.

Төбәк телевидениесен тәгаен кем карый? Белгечләр аның портретын болайрак тасвирлап биргән: матди хәлен уртача дип санаучы, балалы, гаиләле, эшләүче кеше. Сораштыруда катнашучыларның 56 проценты татарча белә, 25 проценты – рус һәм татар телләрендәге программаларны карый.

Тагын шунысы билгеләнгән: Казанда югары белемле кешеләрнең байтагы рус телендәге телеканалларга өстенлек бирсә, авылларда татар телендәге тапшыруларны якынрак күрәләр.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү