Рөстәм Миңнеханов Людмила Павловага кайгы уртаклашу телеграммасын юллады

Хөрмәтле Людмила Абдулла кызы!

Ирегез Александр Филиппович Павлов вафатына бәйле рәвештә, ихлас күңелдән кайгыгызны уртаклашам.

Талантлы, көчле җитәкче тормыштан китте, аның хезмәт юлы туган республикабыз мәнфәгатьләренә тугрылык, югары профессиональлек һәм көнләшерлек осталык үрнәге булып тора. Андыйлар турында «йөрәгендә мотор» дип сөйлиләр, нәкъ менә аның битараф булмаган йөрәге һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәте Казан моторлар төзү берләшмәсенең — хәзерге вакытта илнең хәрби-сәнәгать комплексының иң эре предприятиеләренең берсе булган конструкторлык-җитештерү потенциалын сакларга һәм арттырырга мөмкинлек бирде. Талантлы оештыручы, энтузиаст һәм рационализатор, Александр Филипп улы Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсен һәм авиатөзелеш тармагын үстерү өчен күпне эшләде, Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Мондый масштабтагы шәхеснең китүе — аның хезмәттәшләре, фикердәшләре, бөтен республика өчен зур югалту.

Сезнең тирән кайгыгызны аңлыйм һәм кайгыгызны уртаклашам. Ирегезнең барлык туганнарына һәм якыннарына теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны үтенәм. Бу авыр көннәрдә барыгызга да көч һәм ныклык телим.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү