“Ел табибы” Диана Габделганиева: “Безнең эштә ял булмый”

Кичәге көн республика табиблары хәтерендә шатлыклы вакыйгалары белән истә калачак. Башкаладагы 135 медицина хезмәткәре һөнәри бәйрәме якынлашканда яңа фатирлы булып куйды. Район һәм шәһәрләрдәге медицина оешмаларына яңа машиналар җибәрделәр. Казан читендәге «Казан Экспо» үзәгендә исә медицина тармагында фидакарьләрчә хезмәт куйган иң яхшы табибларны ачыкладылар.

Шушы тантанада республикадагы табиб гаиләләре сафы тагын бер парга артты. Республика клиник хастаханәсенең 2 нче номерлы хирургия бүлеге мөдире, трансплантолог Александр Киршин бөтен халык алдында сөйгәненә тәкъдим ясады. Булачак кәләш үзе дә – табиб. Шушы ук хастаханәдә гастроэнтеролог булып эшли. Бер һөнәрдән ике кеше гаилә корып яшәгәндә, бер казанга ике тәкә башы сыймый, дигән сүзне әйтүчеләр дә бар. Әмма табиблар очрагында бу искәрмә кебек. Әлеге авыр һөнәр иясенең тормышын үзе дә шушы эшне башкарган, шунда кайнаган кеше генә аңлый, кабул итә аладыр.

Ник дигәндә, табиб өчен эш көненең ахыры булмый, ял көне, лаеклы ял дигән төшенчәләр юк. Быелгы «Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең төп җиңүчесе – «Ел табибы» исеменә лаек булган республиканың баш терапевты, Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы Диана Габделганиева әнә шул фикердә. «Табиб үз һөнәрен гомерлеккә дип сайлый. Безнең өчен эш көне азагы, ял көне, лаеклы ял дигән төшенчәләр юк. Бу – безнең яшәү рәвешебез», – ди ул. Бәйгедәге шушы җиңүен дә һөнәрен яшәү рәвешенә әйләндергән, бигрәк тә коронавирус чорында үз-үзен аямыйча эшләгән хезмәттәшләре белән уртак хезмәткә бәя дип саный ул. Пандемия чорында коронавирус йоктырган йөкле хатыннар белән эшләү аеруча кыен булды дип искә ала ул хәзер. «Октябрь – ноябрь айларында коронавирус белән авырган йөкле хатыннар саны кинәт арта башлады. Вирус яңа, һәр адымны җентекләп уйларга кирәк. Ананың гына түгел, баланың язмышы да безнең кулларда иде бит», – ди Диана Габделганиева.

Бәйгенең бүләкләү тантанасында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та коронавирус чорында хезмәт куйган табибларга соклануын яшермәде. «Ашаган белми, тураган белә, ди. Пандемия чорында республиканың сәламәтлек саклау министры белән бергәләп «кызыл зона»га кердек. Анда кергәндә киенү генә ни тора! Шушы махсус киемдә 30–40 минут йөргәнбездер. Ә бит табиблар бу киемнән көн саен, көннәр буе йөри, – ди республика башлыгы. – Пандемия беркая китмәде. Без әле дә шушы афәткә каршы көрәшәбез. Без аның белән яшәргә генә өйрәндек».

Соңгы елда бөтен тормышыбыз шушы коронавирус тирәсендә бөтерелгән кебек булды. Әмма табиблар өчен һәр авыру – җаваплылык. «Ак чәчәкләр»дә яңгыраган тетрәндергеч истәлекләр табибларның көндәлек батырлыгына тагын бер кат инандырды. Араларында «уникаль очрак»лар да шактый. Шушы номинациядә җиңү яулаган республика клиник хастаханәсе табиблары бавыры күчереп утыртылган хатын-кызга әни булу бәхетен бүләк иткән. Яшь гаилә бу бәхетне ун ел көткән булган. Әгерҗе үзәк хастаханәсе «Ашыгыч медицина» ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова 2011 елда Әгерҗе районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Ул вакытта җир асты яшерен хәрби заводы складында сугыш кирәк-яраклары шартлый башлый. Гөлфия Симакова гадәттән тыш хәл шартларында «ашыгыч ярдәм» бүлеге эшен оештыра. Батыр йөрәкле фельдшер тантанадан Президентның махсус бүләге – «Лада Гранта» машинасында кайтып китте. «Ак чәчәкләрдә» катнашкан һәр номинантның әнә шулай искә алырлык батырлыгы бар.

Һөнәри бәйрәмгә – өй туе

Башкалада табибларның һөнәри бәйрәме алдыннан булган күңелле вакыйгалар «Ак чәчәкләр» белән генә чикләнмәде. Иртән Казан Кремлендә сәламәтлек саклау тармагы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Тантанада 36 кешене бүләкләделәр. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, дәүләт сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын яхшырту өчен зур эш башкара: яңа хастаханә корпуслары төзелә, медицина учреждениеләре ультразаманча җиһазлар белән тәэмин ителә, санитария-эпидемиология хезмәте инфраструктурасы үстерелә. «Әмма безнең төп байлыгыбыз – үзен халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр», – диде Президент. Ул ашыгыч ярдәм һәм санитар авиация бригадалары хезмәткәрләренә, гомуми практика табибларына һәм табиб-белгечләргә, фельдшерларга һәм шәфкать туташларына, кече медицина персоналына, техникларга һәм машина йөртүчеләргә, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Казанда Идел буендагы беренче Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге ачылды. Яңа үзәктә Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе төбәгендә яшәүче балалар дәвалана алачак. «Бу үзәк балалар сәламәтлегенә кагылышлы барлык бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк», – диде ачылыш тантанасында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Чарада Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев та катнашты. 100 ятакка исәпләнгән алты катлы бу бина узган елның гыйнварында төзелә башлаган иде. Аның төзелешенә 2 миллиард 204,5 миллион сум акча бүленгән. Бу үзәктә Татарстанда беренчеләрдән булып җелек һәм арка мие күзәнәкләрен күчереп утырту операциясе ясалачак. Хәзерге вакытта моңа Мәскәү белән Санкт-Петербургта гына алыналар. Моннан тыш яңа ачылган үзәктә кан салу, нур диагностикасы бүлекләре дә эшләячәк.

Казанда 135 медицина хезмәткәре гаиләсендә өй туйлары гөрләде. Башкалада социаль ипотека программасы буенча төзелгән 198 фатирлы торак йорт кулланылышка тапшырылды. Торак йорт республика клиник хастаханәсе янәшәсендә урнашкан. Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа аеруча басым ясады. «Торак йортның нәкъ менә шулай урнашуы эшләү өчен дә, яшәү һәм ял итү өчен дә уңайлы булачак», – диде республика башлыгы. Моңа медицина хезмәткәрләренең шатлыгын уртаклашырга килгән Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев та игътибар итте. «Медицина хезмәткәрләренең эш янында гына яшәп эшләве – гадәти күренеш», – диде ул. Яңа йортта өй туе уздыручылар арасында торакаль хирургия клиникасы белгече Рәис Гайсин да бар. «Бу программа безнең торак шартларын гына яхшыртып калмыйча, республикага яшь белгечләрне җәлеп итәргә дә булышачак», – ди ул.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ел башыннан бирле 264 табибны фатирлы иткән. Аларның 39ы торакны грант программасы буенча алган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәләренең берсендә: «Табибларны авыл, районнарга җәлеп итү өчен иң яхшы уңайлы шартлар тудырырга кирәк», – дигән иде. Табибларга грант буенча фатир бирелә башлау да әнә шул максатны тормышка ашыра. Программа 2014 елдан бирле эшли. Җиде ел эчендә әлеге мөмкинлектән 769 медицина хезмәткәре файдаланган. Узган елның июлендә фатир алу өчен бирелгән грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр арттырылды.

Рөстәм Миңнеханов район хастаханәләренә 200гә якын машина тапшырды. ФАП, гомуми практика табиблары офисы һәм район үзәк хастаханәләренә барлыгы 150 «Лада Ларгус» автомобиле һәм 43 «Ford Transit» микроавтобусы кайтып китте. Бу машиналарны табиблар чакыруларга чыгу, авыруларны хастаханәгә илтү, шулай ук ерак районнарда яшәүчеләргә дарулар илтү өчен кулланачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү