Татарстанда бу атнада һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Сишәмбе, 14 июньдә, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 4-9, көндез 25-27 градус җылы булачак.

Чәршәмбе, 15 июньдә, республиканың көнбатышында кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм тизлеге секундына 15-20 метрга җитә торган җил көтелә. Төнлә 8-13, көндез 24-29 градус җылы булыр дип көтелә.

Пәнҗешәмбе, 16 июньдә, шулай ук яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Төнлә – 12-17, көндез 23-28 градус җылы булачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда яшенле яңгырлар булыр дип фаразлана. Көндез һава температурасы +20 гградустан +25 градуска кадәр җитәчәк.


Фикер өстәү