Пумала тотып кулга: быелгы төзелеш чорыннан нәрсә көтәргә?

Ил халкы артык акчасын куяр урын тапкан. Быел күпләр фатир һәм йортын яңартырга җыена икән. Ел башыннан бирле ремонт кирәк-ярагына ихтыяҗ дүрт тапкыр (!) арткан. Росстат белгечләре төзелеш материалларына сорауның да ике тапкыр артуын әйтә. Без элемтәгә кергән җитештерүчеләр исә башка фикердә. Төзелеш материаллары арзанаермы? «ВТ» хәбәрчесе шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Кемгә – буяу, кемгә – җилем

«ВсеИнструменты.ру» порталы уздырган сораштыруда катнашучыларның 34 проценты быел йортында ремонт ясарга җыенуын әйткән. Аларның 75 проценты якын арада – фатирын, 17 проценты – шәхси йортын, тагын 8 проценты бакчаcын төзекләндерергә җыена. Респондентларның яртысыннан артыгы ремонт өчен якынча 200–300 мең сум акча сарыф итәргә җыена.

Саннар да шул хакта сөйли. Росстат мәгълүматларына караганда, быел гыйнварда Россиядә төзелеш материалларына ихтыяҗ ике тапкыр, эчке төзелеш материалларына дүрт тапкыр арткан. Башкаладагы төзелеш материаллары кибетендә сатучы-консультант булып эшләүче Рөстәм Гатауллин сүзләренчә, Яңа елдан соң халык, дөрестән дә, мондый кибетләргә тузан кундырмый икән.

– Халык артык акчасын ремонтка туздыру ягын карый. Хәзер бит аңа машина да, фатир да алырлык түгел. Иң отышлысы шул. Буяу, монтаж күбеге, плитка, герметик, линолеум, плинтуслар аеруча күп сатыла, – ди ул.

Казанда фатирлар төзекләндерү белән шөгыльләнүче бригада җитәкчесе Рәсим Вәлиев та быел эшсез тормаячакбыз дип сөенә.

– Яңа ел яллары вакытында да шалтыратучылар бик күп булды. Заказлар уртача 30 процентка артты дип әйтә алам. Узган ел кешедә ремонт, төзелеш кайгысы булмады бит. Аннары әлегә материал бәяләре дә чагыштырмача тотрыклы саклана. Аларга сорау да шул сәбәпле арткандыр, – ди ул.

Тимер, агач чират көтә

Ремонт өчен кирәк-яраклардан аермалы буларак, бүген төзелеш материалларына ихтыяҗ мактанырлык түгел. Күреп торабыз: соңгы бер ел төзелеш материаллары базары өчен дә катлаулы чор булды. Мәгълүм вакыйгалардан соң, илдә төзелеш материаллары хакы икеләтә, кайберләренә өчләтә артты. Җитештерүчеләр моны Россиягә каршы кертелгән санкцияләргә бәйләп аңлатты. Төзелеш материаллары коточкыч дәрәҗәдә кыйммәтләнү белән аларга булган сорау да кисәк кимеде.

Узган елның июль – август айларына исә төзелеш материаллары бәясе элеккеге дәрҗәсенә кайтты (таблицада. – Д.Г.). Бу хәбәрне җиткергәндә, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, төзелеш материалларына кытлык булмаячак, дип тә вәгъдә итте.

– Тимергә бәя 24 февральгә кадәр үк бик нык артты. Ул хәтта 70–80 процентка кадәр күтәрелде. Бу исә барлык төзелеш материалларының бәяләре артуга китерде. Хәзерге вакытта без аларның хаклары бераз төшүен күрәбез, бәяләр нормальләште. Европадан кертелә торган төзелеш материаллары базары Белоруссия һәм Төркиягә күчте. Төзелештә кулланыла торган күп эшләнмәләр Россия заводларында җитештерелә башлады. Әгәр йорт салырга уйлыйсыз икән, анда кулланыла торган материалларның 85 проценты үз илебезнеке булачак. Шуңа күрә йорт төзүгә комачаулык итә торган проблемалар күрмибез, – дип белдергән иде министр узган җәй журналистлар белән очрашуда.

Арча районындагы эре металл ширкәте җитәкчесе Фәнис Гарәфиев әйтүенчә, узган елның җәй уртасына төшкән хаклар бүген дә шул дәрәҗәдә саклана бирә. Мисал өчен, бер тонна арматура бәясе, 17,5 мең сумга арзанаеп, бүген 50,8 мең сум тәшкил итә. Табаклы металлның бер тоннасы 109 мең сумнан 82 мең сумга кадәр төшкән.

– Бүген бездә тимергә дә, сэндвич-панельләргә дә ихтыяҗ зур түгел. Узган елдан бирле шундый хәл күзәтелә. Алга таба нәрсә буласын вакыт күрсәтер. Шулай да, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, металл бәяләре акрынлап үсәр ул, – дип фаразлый Фәнис Гәрәфиев.

Агачка да сорау зур түгел. Башкаладагы агач материаллары җитештерүче ширкәт вәкиле Ольга Логинова сүзләренә караганда, агач материалларына ихтыяҗ да, аның бәясе дә ике ел рәттән кими бара. «Бездә әле мондый ук торгынлыкның булганы юк иде. Әйтик, әле кайчан гына тактаның бер кубометры 21,1 мең сум тора иде. Хәзер ул 18 мең сумга калды. Алучы булмаса, агач бәяләре алга таба да кимеячәк», – ди Ольга.

Агына кытлык

Агач белән тимердән аермалы буларак, соңгы арада кирпеч алырга теләүчеләр арта башлаган. Һәрхәлдә, Россиядәге күп кенә эре кирпеч заводларының Татарстандагы дилеры булган оешма җитәкчесе Наталья Кукушкина шулай ди.

Моннан ике ел чамасы элек бер сөйләшүебездә кирпечкә ихтыяҗның коточкыч дәрәҗәдә зур булуын, күпләргә, кирпечкә заказ биргәч, 2–3 ай көтәргә туры килүен шаккатып сөйләгән иде ул. Шул чорда хәтта заводта бер-ике айдан чыгачак яңа партия кирпечләр өчен дә алдан акча түләп куючылар булган. Хәзер ул вакытларны сагынып сөйләргә генә калган.

– Махсус хәрби операция башлану белән хәлләр мөшкелләнде. Узган елның февраль, март айларында кирпеч күпләп сатылды әле. Аннары безнең өчен авыр чор башланды. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, кирпеч сатылмады диярлек. Бу аңлашыла да, күпләр төзелешкә дип җыйган акчасын «кара көн»гә калдырды. Төзү, төзекләндерү эшләре кайгысы калмады. Быелның февраль уртасыннан кирпечкә ихтыяҗ арта башлады. Чөнки кеше, акрынлап шоктан айнып, гадәти тормышка кайта башлады. Бу пандемия чорында да шулай булды, – ди белгеч.

Сорау бәягә дә йогынты ясый, билгеле. Наталья Кукушкина сүзләренә караганда, бер ел эчендә кирпечнең кайбер төрләре 30–40 процентка арзанайган. Әйтик, моңа кадәр 30 сум чамасы торган икеле керамик кирпеч бүген 20 сум тора. Элегрәк 18 сум торган гади кирпечне бүген 12–13 сумга табарга мөмкин. Дөрес, белгеч фикеренчә, мондый бәяләр – вакытлы күренеш. Кирпечкә сорау арта башлагач, хаклар да тиз арада үсәчәк, дип фаразлый ул.

Россиягә каршы кертелгән чикләүләр кирпеч җитештерү тармагына нинди үзгәрешләр керткән? Эре оешма җитәкчесеннән шул хакта да сораштык.

– Чикләүләр кертелгәч, кайбер заводларга җитештерелә торган продукция, чимал төрләрен үзгәртергә, башка чимал китерүчеләр белән эшләргә туры килде. Санкцияләр бигрәк тә ак кирпеч җитештерүгә йогынты ясады. Ник дигәндә, аны җитештергәндә, Украина балчыгы кулланыла иде. Шуңа күп кенә заводлар бик кыен хәлдә калды. Хәзер ачык төстәге керамик кирпечкә кытлык күзәтелә. Бүген ак кирпеч күпләп Белгородта җитештерелә. Әмма аны кайтарту бәясе дә, юл чыгымнары да кыйммәткә төшә, – ди Наталья Кукушкина.

Ремонтныкы артачак

Төзелеш материаллары базарын алга таба ни көтә? Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов сүзләренә караганда, соңгы арада төзелеш һәм ремонт өчен кирәкле материалларга сорау арту, иң беренче чиратта аларга бәяләрнең тотрыклануына бәйле. Бу күренешкә Россиягә яңа кушылган төбәкләрдә төзелеш эше алып бару да йогынты ясый, дип саный белгеч.

– Төзелеш материаллары хаклары киләчәктә дә артык үсәр дип уйламыйм. Алар инфляциягә бәйле рәвештә үсәчәк. Тимер җитештерүчеләр, санкцияләргә бәйле рәвештә эчке сорауны арттыру ниятеннән, хакларны берникадәр төшерергә дә мөмкиннәр. Узган ел сорау аеруча зур булган М200 маркалы бетон бәяләре болай да 3 меңнән 4,1 мең сумга кадәр арткан иде. Алар киләчәктә дә мондый темплар белән артыр дип уйламыйм. Ник дигәндә, бездәге төзелеш материаллары җитештерүчеләр технологияләрен саклап кала алдылар. Аларның күбесен җитештерү өчен кирәкле чималлар үзебездә дә бар. Безнең агач кисү, агач эшкәртү сәнәгате, чикләүләр аркасында, хәзер үз продукцияләрен эчке базарга юнәлтә. Шуңа күрә алар бәяләрне арттырмаслар, бәлки, төшерү җаен да табарлар, – ди белгеч.

Ә менә ремонт ясар өчен кирәкле эчке төзелеш материаллары, киресенчә, кыйммәтләнәчәк, дип фаразлый ул. Чөнки аларны җитештергәндә, чит ил җиһазлары кулланыла. Мисал өчен, хәзер төрле изоляция материаллары җитештергәндә кулланылган җиһазларның 70 процентын чит илнекеләр тәшкил итә. Төзелеш химиясендәге җиһазларның да 90 проценты – чит илнеке.

– Шуңа күрә якын арада сантехника, керамика, герметикларга да бәя артырга мөмкин. Обой, фурнитура, буяу кебек кирәк-яракларның да кыйммәтләнүе ихтимал, – ди Илгизәр Гайнетдинов. – Төзелеш материаллары бәясен төшерергә теләсәк, хөкүмәт логистика чыгымнарын субсидияләргә тиеш. Бер генә мисал: санкцияләргә кадәр тимер юл аша төзелеш материалы кайтаруның бер чакрымы 2300 сум йөри иде. Чикләүләрдән соң ул, өч тапкыр артып, 7900 сумга җитте, – ди ул.

Төзелеш материаллары хаклары ничек үзгәргән?

(Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча)

Узган елның        I кварталында уртача бәясе (мең сумнарда) Узган елның       II кварталында уртача бәясе (мең сумнарда) Күпмегә үзгәргән

(процентларда)

такта, 1 м³ 21,2 19,2 –9
керамик кирпеч,

1000 данә

19,4 24 +24
силикат кирпеч,

1000 данә

11 14,5 +32
бетон, 1 м³ 4,5 4,9 +10
цемент 2,7 2,9 +9
елга комы,1 т 0,326 0,312 –4
вак таш, 1 т 2,3 2,6 +10

Динә Гыйлаҗиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү