Татарстанда махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Сергей Никитинны соңгы юлга озаттылар

Кичә Татарстанның Саба районында Украинадагы махсус операциясе барышында батырларча һәлак булган Сергей Никитинны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә «Саба таңнары» район басмасы.

Татарстанлы махсус хәрби операциягә 2022 елның көзендә мобилизация игълан ителгәч китә. Сергей Никитин 2023 елның 12 октябрендә һәлак була.

Батырлык ордены, үлгәннән соң, татарстанлының хатыны Еленага тапшырылды. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга район җитәкчеләре, авылдашлары, дуслары җыелган.


Фикер өстәү