Студентларга юл бәясен 30 процентка киметергә җыеналар

Татарстанда студентларга җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен 30 процентка киметергә ниятлиләр. Республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов “#ТатарстанОнлайн” программасы эфиры аша шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, республикада студентларга ярдәм итү өчен “Транспорт гранты” булдырылган. Аның өчен 60 миллион сум бирелә. “Грант күләме ике ел элек ике тапкыр артты. Әмма ул проблеманы тулысынча хәл итә алмый. Грант гел “5”легә укучыларга, актив балаларга һәм социаль ярдәмгә мохтаҗларга гына бирелә”, – дип аңлатып үткән министр.

Хәзеге вакытта министрлык студентларга ярдәм колачын киңәйтү буенча эшли. Аерым алганда, коммерцияле оешмалар белән элемтәләр кору, студентлар кэшбегын булдыру күздә тотыла. Тимур Сөләйманов фикеренчә, ярдәм сизелерлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Яңа уку елы башына бу җәһәттән ачыклык кертелеп бетәчәгенә ышанабыз, дип билгеләп үткән ул.

Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика студентлары һәр ай саен җәмәгать транспортына уртача 43 тапкыр утыра. “Бүген студент транспортта барган өчен “тере” акча белән 31 сум түли. Аны өчтән бер өлешкә киметеп, 21 сумга калдыру турында уйлыйбыз”, – дигән Сөләйманов.


Фикер өстәү