Татарстанда алимент буенча бурычлыларның 13 проценты – хатын-кызлар

Татарстанда яшәүче алимент буенча бурычлыларның 13%ын хатын-кызлар тәшкил итә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның суд приставлары башлыгы Әнвәр Закиров хәбәр итте.

«Кагыйдә буларак, болар бер яки берничә балалы ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән аналар. Яки балалары махсус учреждениеләр тәрбияләнүче хатын-кызлар » » — дип ачыклык кертте ведомство башлыгы.

23 майдан 1 июньгә кадәр «Суд приставлары – балаларга» Бөтенроссия акциясе барышында Татарстанда бурычлылардан 16 миллион сумнан артык акча түләттергәннәр.


Фикер өстәү