Татарстанда балаларның имгәнү очраклары арткан

Республиканың  балалар клиник хастаханәсенә көн саен имгәнгән 60 ка якын баланы алып киләләр. Кайсы самокатта йөргәндә егылган, кайсын машина бәрдергән, ут белән уйнап пешүчеләр дә бар. Каникулның беренче атнасы нәтиҗәләре шундый. Җәен ата-аналарга аеруча уяу булырга өнди белгечләр.

Тик кайберәүләр гади генә кагыйдәләрне дә истә тотмый ди белгечләр. Күңелсезлекләр ваемсызлыктан килә. Мисал өчен, самокатта йөрергә дә бит ата-аналар үзләре рөхсәт бирә. Ә андыйларның юлы күп очракта хастаханәгә илтә. Узган 2 ай эчендә республика балалар клиник хастаханәсенә самокатта йөргәндә егылып имгәнгән 49 баланы китергәннәр.

Җәен ДРКБга тәүлегенә 50- 60 баланы алып киләләр. Башка ел фасылы белән чагыштырганда 2 — 3 тапкырга күбрәк. Монда сүз юлдагы имгәнүләр турында гына бармый. Ут күздән, газдан да саклану мөһим.

Бу хакта тулырак «Яңа гасыр» каналы сюжетында.


Фикер өстәү