Самокаттагы ике кызны машиналар бәрдергән

Казан янында, республиканың Питрәч районында бер көн эчендә балалар катнашында ике авария булган. Ике кыз да самокатта йөргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ике очрак та бистәнең Тукай урамында булган һәм видеокүзәтү камераларына эләккән.

Бер очракта кыз самокаты белән туктап торган автомобиль артыннан кинәт килеп чыга. Машинага бәрелгәннән соң, кыз торып йөгергән.

Икенче авариядә өч яшьлек кыз зыян күрә. Ул самокатта җәяүлеләр кичүеннән чыгып килгәндә, аны автомобиль йөртүче кыз бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәтендә бала төрле җәрәхәтләр алган, табиблар караганнан соң аны өенә җибәрәләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарга балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә куша.

Машина йөртүчеләргә шулай ук җәен укучыларның каникуллары булуы, шунлыктан алар күп вакытларын урамда үткәрүләрен истән чыгармаска кирәк, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү