Киләсе елда Федераль Сабантуй кайда узачагы билгеле

Федераль Сабантуй символы — бронза канатлы «Тулпар» Ульяновск өлкәсенә тапшырылды.

Бүген Нижневартовскида Федераль Сабантуй узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Ульяновск өлкәсе Губернаторы хакимияте җитәкчесе Александр Костомаровка һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга тапшырылды.

Александр Костомаров Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских исеменнән барлык катнашучыларны Сабантуй милли бәйрәме белән котлады. «Без Федераль Сабантуйның әлеге символын зур җаваплылык белән кабул итәбез һәм 2022 елда узачак бәйрәмне матур итеп үткәрергә сүз бирәбез», — диде Александр Костомаров.


Фикер өстәү