Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенә йорт тәрәзәсеннән егылган баланы китергәннәр. Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.
Агентлыкка билгеле булганча, балага 3 яшь. Аның эче, биле имгәнгән. Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсе балага тиешле ярдәм күрсәтә.
«Зинһар өчен, балаларның иминлеген кайгыртыгыз һәм тәрәзә ачык булган бүлмәдә үзләрен генә калдырмагыз!» — дип мөрәҗәгать иттеләр ата-аналарга матбугат хезмәтендә.