Татарстанда җәйге лагерьда 9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән

Татарстанда балалар лагерында ял итүче 9 яшьлек малай бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Бу хәл «Киләчәк инженерлары+» балалар лагерында булган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, бинаның бишенче катында уйнаган вакытта 9 яшьлек малай москит челтәренә таянган һәм тәрәзәдән егылып төшкән.

Төрле җәрәхәтләр алган баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Вакыйга урынында Лаеш районы прокуроры вазифаларын башкаручы Денис Суглов булды. Күзәтчелек ведомствосы балаларның ялын оештырганда аларның тормыш иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләре үтәлүен тикшерә башлады», — диде Галиев.


Фикер өстәү