Казанда тагын бер бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылган

Казанның Кол Гали урамында 5 яшьлек кыз бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. 

Сабый  тәрәзә төбенә менеп москит челтәренә таянган булган.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кызны төрле  дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Табиблар баланың  гомерен саклап калу өчен көрәшә.


Фикер өстәү