Салкынга түзә алмаган ир өендә учак яккан

Башкортстанның Бәләбәй районында 10 февраль төнендә Знаменка авылындагы Полевая урамындагы торак йортта янгын чыккан. Ике фатирлы торак йортның түбәсе януы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр аны сүндерделәр. Бу хәлдә берәү дә зыян күрмәгән.

Башкортостанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын башланган фатирда 60 яшьлек ир яши. Аның фатирында электр, газ һәм җылылык юк, кухняда уртасында учак ягып җылына торган була.

«Бу салкын кич белән дә шулай була. Төнлә ул йокыга китә һәм тавыш биргән автоном янгын хәбәрчесе яңгыравыннан уяна. Бу вакытта кухня һәм йокы бүлмәсен тоташтыручы дивар яна башлаган була инде. Ир-ат тиз генә өйдән чыгып китә, урамда утның түбәгә күчүен күреп ала»,-дип хәбәр итә БР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Икенче фатирда яшәүчеләр сүзләренә караганда, алар этләренең өрүенә уянып, урамга чыгарга ашыккан.

Янгын сүндерүчеләр йорттагы фатирларның берсен тулысынча уттан саклап кала алганнар.


Фикер өстәү