Улы белән хатынын пычак беләняралаган ир үзенә кул салган

Уфада яшәүче бер ир хатынын үтерергә омтылуда шикләнелә.

Башкортстанның Тикшерү комитетында Уфада яшәүче ир-атка карата кеше үтерүгә омтылуда шикләнү буенча җинаять эше кузгатылган.

10 ферваль көнне Уфаның Ленин районындагы бер йортында ир белән хатын арасында тавыш чыга. Нәтиҗәдә ир хатынына пычак белән кадый.

Аларның 13 яшьлек улы әнисен якларга тырыша, һәм җәрәхәтләнә.

Шикләнелүче үз-үзен үтермәкче була.

Хәзер әнисе һәм улы хастаханәдә медицина ярдәме күрсәтү өчен китерелгән.

 


Фикер өстәү