Мәктәп ашханәләрендә 19 пешекче эшеннән җибәрелгән

Татарстан мәктәпләре ашханәләренең 19 хезмәткәрендә йогышлы авырулар табылган. 17сенең – ротавирус һәм норавирус, икесенең – алтынсу стафилококк йоктырган килеш эшләп йөрүе ачыкланган. “Роспотребнадзор” республика буенча идарәсенең балалар һәм үсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева шулай дип белдергән.

Республика мәктәпләре ашханәләрендә барлыгы 5200дән артыграк хезмәткәр тикшерелгән. Нәтиҗәдә Казанның 130нчы мәктәбендә – 4 хезмәткәр (ротавируслы), Казанның “Перспектива” 186нчы гимназиясендә – 1 хезмәткәр (норавируслы), Зәй татар гимназиясендә – алтынсу стафилококк йоктырган хезмәткәрләр эштән җибәрелгән. Шулай ук Кукмара, Арча, Теләче, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алабуга һәм Чистай районнары мәктәпләренең кайбер пешекчеләре дә эшеннән алынган.
Ризык белән тәэмин итүчеләр арасында да тикшерү уздырылган. Төрле тикшерүләр нәтиҗәләре буенча мәктәпләрнең 634 җаваплы хезмәткәре һәм туклану операторларының 127 җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган.


Фикер өстәү