Татарстанстат сайтында шулай дип хәбәр ителә.
Республикада еллык инфляция күрсәткече гыйнвар аена 8,9 процентка җиткән. Елның беренче аенда ул 0,8 процентка арткан. Татарстанстат сайтында шулай дип хәбәр ителә. Азык-төлек хакы 2021 елның декабрендәге белән чагыштырганда 1,5 процент чамасы арткан. Бер елда бәяләр 11,5 проценттан күбрәккә үскән.
Узган айда сәнәгать товарлары 0,4 процентка (бер ел эчендә – 9,2 процентка) кыйммәтләнгән. Хезмәтләр бәясе 0,5 процентка (бер ел эчендә – 5 процентка) арткан.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, озакламый сөт һәм сөт ризыклары да инфляция күләмендә кыйммәтләнергә мөмкин.