Татарстанда узган елның декабрендә бәяләр алдагы елның шушы ук аендагы белән чагыштырганда 11,4 процентка артыграк булган. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бу айда хезмәт күрсәтү бәяләре барыннан да күбрәк кыйммәтләнгән – 11,7 процентка. Моннан тыш сәнәгать товарлары хакы 11,4 процентка арткан.
Азык-төлек бәясе исә 11,1 процентка күтәрелгән. Әлеге күрсәткечнең иң түбән булуы яшелчә бәясенең нык үсмәвенә (нибары 0,5 процентка кыйммәтләнгән) бәйле.
Шул ук вакытта бер ел эчендә: гыйнвардан декабрьгә кадәрге чорда бәяләр уртача 14 процентка үскән: азык-төлек – 16,3%, сәнәгать товарлары – 14,6%, хезмәт күрсәтүләр бәясе – 10,2 процентка.