Эдуард Латыйпов: «Нәтиҗә моннан да начаррак булырга мөмкин иде»

Пекинда Кышкы Олимпия уеннары дәвам итә. Бүген ир-егетләр биатлон буенча эстафетада көч сынашты. Россия биатлончылары исә тагын бер бронза медальләрен отты.

Югыйсә Кәрим Халили, Александр Логинов, Максим Цветков һәм Эдуард Латыйпов әлеге ярышта соңгы минутларга кадәр беренче бара иде. Соңгы булып чапкан татар егете Эдуард Латыйповка җил комачаулады. Шулай итеп, Россия җыелма финишка командасы Норвегия һәс Франция спортчыларыннан соң килде.

Самара районының Камышлы авылында туып-үскән Эдуард хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Мин ата башлаганда, көчле җил чыкты. Тынычланыр дип уйладым. Бер тапкыр кыек аттым, аннан ике… Ул чакта шулкадәр авыр булды. Җыелырга тырыштым. Калган патроннарны ничек атып бетергәнмендер — белмим. Нәтиҗә моннан да начар булырга мөмкин иде. Соңгы минутларда аеруча тырышырга туры килде. Бу минем өчен иң катлаулы ярыш булды. Финиш сызыгын узуга, егетләр алдында гафу үтенә башладым. Ә алар, киресенчә, мине мактады, кәефемне күтәрергә тырыштылар. Аларның сүзләре миңа канатлар куйды — шуңа да бик рәхмәтле мин», — дигән ул «Матч ТВ» хәбәрчесенә.


Фикер өстәү