XXIV кышкы Олимпия Уеннарны ябык дип игълан ителде: Россиядә — 32 медаль

Халыкара Олимпия комитеты башлыгы Томас Бах Пекинда узган XXIV кышкы Олимпия уеннарын ябык дип игълан итте, Олимпия уты сүндерелде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Уеннарны ябу тантанасы Пекиндагы Милли стадионда узды.

2022 елгы Уеннарда Россия җыелма командасы 32 медаль (6 — алтын, 12 — көмеш һәм 14 — бронза) яулады һәм Норвегия спортчыларыннан (37) гына калышып, бүләкләр саны буенча икенче булды. Медаль зачетында (алтын медальләр саны буенча исәпләнә) россиялеләр — тугызынчы баскычта.

XXV кышкы Олимпия уеннары 6-22 февральдә Италиянең Милан һәм Кортина-д’Ампеццо шәһәрләрендә узачак.

 

 


Фикер өстәү