Чаллы администрациянең 29 яшьлек хезмәткәре вафат

Бүген Яр Чаллы хакимияте матбугат хезмәтенең яшь хезмәткәре — фотограф Ринат Шәйхитов вафат булган. Үлеме турындагы хәбәр фотографның Instagram социаль челтәрендәге битендә бастырылган.

«Дуслар, шалтыратмагыз, бу дөрес, иртәгә төшкә кадәр җирләү, вакытын хәбәр итәрбез», — диелә хәбәрдә.

Ринат бүген көндез үз битендә урнаштырган Stories буенча аның температурасы 39,1 градуска кадәр күтәрелгән.

Берничә сәгатьтән аның үлеме турында билгеле булды. Яшь егетнең гомере өзелүенең төгәл сәбәбе билгеле түгел. Ике айдан соң ул 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә тиеш булган.

Яр Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте бу күңелсез хәбәрне раслады.


Фикер өстәү