Газетага язылу

Россия җыелма командасы Казанда Иранны җиңде

Бүген Татарстан башкаласында иптәшләрчә футбол матчы узды – Россия җыелма командасы «Ак Барс Арена»да Иран җыелма командасын кабул итте.

21-нче минутта – ярымсакчы Александр Головин штраф мәйданында барысыннан да өлгеррәк булып чыкты һәм тупны Хөсәен Хөсәйнинең аяклары арасыннан кертте. Исәп – 1:0.

Ә 36-нчы минутта «Монако» уенчысы икенче голын да кертте, штраф бәрелешен уңышлы башкарып чыкты, исәп – 2:0.

Билгеләп үтик, милли җыелма команданың җиңүен трибуналардан 34 362 тамашачы күзәтте.

Бу очрашу Россия җыелма командасы өчен 2021 елдан бирле Казанда узган беренче матч булды.

Чираттагы матч 3 октябрьдә Екатеринбургта Намибиягә каршы узачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре