Биатлон буенча Россия җыелма командасы бронза отты

Биатлон буенча Россия җыелмасы Пекиндагы Олимпия уеннарында катнаш эстафетаның бронза медален яулады.

Команда өчен Ульяна Нигъмәтуллина, Кристина Резцова, Александр Логинов һәм Эдуард Латыйпов чыгыш ясады. Икенче этапта Резцова штраф әйләнәсенә керде һәм эстафетаны җиденче булып тапшырды, әмма Логинов җыелманы лидерлыкка чыгарды. Латыйпов финиш түгәрәгендә алтын өчен көрәш алып барды, ләкин норвегияле Йоханнес Бё һәм француз Кентен Фийон Майе аны уздырды.

Россия командасының барлык катнашучылары өчен бу олимпия пьедесталына эләгү карьерасында беренчесе булды.


Фикер өстәү