Россия чаңгычылары алтын һәм көмеш медальләр отты

Россия чаңгычысы Александр Большунов Пекиндагы Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Скиатлонда безнең спортчыларга тиңнәр булмады. Икенче булып шулай ук россияле Денис Спицов килде. Өченче урында — Финляндия спортчысы Ийво Нисканен.

Искәртеп узабыз, Большунов Россия җыелма командасының быелгы Олимпиадада беренче алтын медален отты.


Фикер өстәү