«Яхшы гамәлләргә мода кирәк»: ни өчен мәктәпләр ачарга ярдәм итүче татар байлары әллә ни күп түгел?

Элеккеге татар байлары мәктәпләр, мәдрәсәләр ачкан, халыкның рухи үсешенә зур өлеш керткән. Аларны ак байлар дип йөрткәннәр. Бүген шәхси бакча, мәктәпләр ачарга  ярдәм  итүче  татар байлары әллә ни күп түгел. Мәчет төзергә үз өлешен кертүче эшмәкәрләр шактый булса да, милли уку йортларына меценатларның ярдәме җитеп бетми әле. Бүген рухи як аксауның сәбәбе нәрсәдә?

Мөнәсәбәт

Республикада күпме шәхси бакча, мәктәп барлыгын ачыклый алмадык.  Мәгариф һәм фән министрлыгында болар исәпкә алынмый. Шулай да эшмәкәрләрнең  игелекле эшләре  турында ишетеп торабыз. «Үз мәктәбеңә булыш!» кебек акцияләр оештырыла. Төзекләндерү эше булсынмы, башкасымы – һәр мәктәпкә булышучы  табыла.

Мамадыш районының Бөрсет Сукачы авылында   эшмәкәр Равилә Диярова турында горурланып сөйлиләр. Ул үз авылында мәктәп төзеткән. Усали авыл  җирлеге  башлыгы Альмир Зыятдинов, туган мәктәпләренә ярдәм итүче башка эшмәкәрләр дә бар, ди.

– Булышу гынамы соң?! Безнең Бөрсет Сукачы авылында Равилә апа Диярова мәктәп салып бирде бит.  Ул шунда туган, үскән, хәзер  шәһәрдә яши. Череп беткән, салкын, миченә ягыла торган  авария  хәлендәге мәктәп иде. Аны өр-яңадан төзетте, хәтта  газ кертергә  булышты.  Анда бүген биш бала укый,  – диде Усали авыл  җирлеге  башлыгы Альмир Зыятдинов. – Бөтен кешенең дә күңеле бертөрле түгел. Монда кешелек факторы, хөрмәт, игътибар дигән нәрсә бар. Укыган мәктәбеңә ярдәм итәргә тырышу – изге әйбер. Әле  авыл җыенында бер  мәктәп директоры  эшмәкәр ике егетне искә алды. Ике мәктәпкә Яңа ел бүләкләре бирүчеләр бар. Хәзер бит  без үскәндәге кебек бүләкне дәүләт бирми. Чыгымны мәктәп үзе күтәрергә тиеш. Кемдер  киртә  тотарга,  вак-төяк эшләрдә булыша, кемдер экскурсияләр оештыру өчен чыгымнарны каплый. Депутатларның берсе  өстәл теннисы бүләк итсә, икенчесе төзекләндерү эшендә ярдәм итте.

«Бала-Сити»  – Казанда беренчеләрдән булып оешкан татар бакчасы. Бүген анда  бакчага –  500,  мәктәпкә 300 бала йөри.  Аның директоры, Дәүләт Советы депутаты  Альбина Насыйрова фикеренчә, гадәттә шәхси бакча, мәктәпләр ачу теләге гаиләдән килә.

– Шәһәрдә үзебез теләгән  мәктәпкәчә оешма  таба  алмагач,  шәхси бакча  ачарга булдык. Ирем Динар – эшмәкәр, аның  IT-юнәлешләр буенча проектлары бар. Фикеремне хуплап, беренче кертем белән булышты. Балалар үскәч, мәктәп  кирәк булды. Шуннан аны төзергә уйладык. Безнең республикада дәүләт – шәхси  партнерлык буенча проектлар бар. Дәүләт белән бергә эшлибез. Бу – зур бонус, – ди Альбина Насыйрова.

Депутат бүген Россиядә эшмәкәрләр мәгариф өлкәсенә йөз белән борыла башлады дигән фикердә. «Летово» шәхси мәктәбе, Герман Грефның үз мәктәбе бар, Мәскәүдәге  «Новая школа»ны әйтергә мөмкин.

– Мәгарифкә, укуга караш үзгәрде, – ди ул. – Балалар – безнең  киләчәк.  Барысы да аларга нинди белем һәм тәрбия   бирүдән тора. Әлбәттә, без бу  хакта кайгыртырга тиеш. Булачак  президент, эшмәкәрләр укытучыларына  рәхмәтле. Шуңа күрә киләчәк  укытучыларга, программаларга бәйле. Татарстан  Президентының, шәхси бакчамы, мәктәпме, дәүләтнеке булсынмы – барысы да  бертигез, диюе ошый миңа. Максат бер – киләчәк буынны  бәхетле, акыллы, сәләтле  итеп үстерү. Балалар да,  әти-әниләр дә төрле. Төрле программалы мәктәпләр булу  да – яхшы мисал. Халыкара белем бирү проектларының да уңай яклары күп. Татарстанда хосусый  халыкара мәктәп эшли. Балалар  чит илгә укырга китми, туган якта кала,  инглизләр безгә  үз укытучыларын җибәрә. Бу 20–25 ел алга карап эшләү. Моның  нәтиҗәләре киләчәктә күренәчәк. Балаларга тоткан акча икеләтә-өчләтә кире кайтачак.

Альбина Насыйровага, хосусый  бакча ачасыбыз килә,  тик  куркабыз, дип әйтүчеләр дә  шактый икән. Ул аларга эшне башлау, оештыру тәртипләрен аңлата.

«Яхшы гамәлләргә мода кирәк»

Татарстанның халык укытучысы,  Казандагы 2 нче татар гимназиясенең  элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллина бүген хәлле эшмәкәрләрнең мәктәпләр, бабалар бакчалары төзергә атлыгып тормавы рухи кыйммәтләр түбәнәюгә дә бәйле дигән фикердә.

– Электән үк ак һәм кара байлар булган. Ак байлар халыкка, шулай ук мәктәпләр төзүгә ярдәм иткән. Әйе, бүген эшмәкәрләр  мәчетләр төзетә.  Бу – күңелле күренеш. Тик  күңел әрнегән чакларны да искә төшермичә кала алмыйм. Дөресрәге, милли мәктәпләрнең дәресләрне укытырга бернинди җиһазлары булмаган чакларын. Шул ук  вакытта  мәчетләр төзеп куялар, тик алар  буш тора,  анда  йөрүче юк, – ди Камәрия Хәмидуллина.  – Туган телдә  белем биреп, кешенең ышанычын аклый торган милли мәктәпләр булса, бәлкем, күпмедер вакыт узгач,  бай кешеләр  булыша башлар дип уйлыйм. Рухи кыйммәтләр  юкка чыгу  игелек  эшләргә теләгән байларга да начар тәэсир итә. Нәрсәгә ярдәм итәргә, дигән  караш яши. Туган телне өйрәтү бетте, күпләр мәктәпләрнең мөмкинлегенә ышаныч белдерми. Әйтик, әти-әниләр үзләре теләгәнчә укытырга теләп  балаларына репетитор яллый. Рухи кыйммәтләрнең  юкка чыгуы кылырга теләгән  яхшы гамәлләрнең җимерелүенә китерә. Милли белем  йортларына булышырга атлыгып тормауның сәбәпләренең берсе шулдыр, бәлкем.

Камәрия Хәмидуллина әйтүенчә, элек-электән бай кешеләр мәдрәсәләр тотканнар. Мәдәният, сәнгать, мәгариф әһелләренә ярдәм итү дәрәҗә генә түгел, мода югарылыгында булган. Хәзер ярдәм итүчеләр дә аны күрсәтмәү яклы. Юкса, әйбәт үрнәк булыр иде.

– Минемчә, мәктәпкә ярдәм  итү,  мәчеткә булышуга караганда  да, җәмгыятьнең рухи халәтенең югарырак дәрәҗәдә  булуын күрсәтә.  Кызганыч,  булышырга  теләүчеләр бик күренми, күренгәне дә  бармак белән  генә санарлык. Рухи кыйммәтләрне бәяли торган заман  килер дип өметләник. Җәмгыятьнең, халыкның  аң дәрәҗәсендә шушы якка үзгәрешләр булсын иде, – ди танылган укытучы.

Иртәгә түгел, бүген эшләргә!

Эшмәкәр Айрат Әхмәдуллин   Нижневартовскида яшәгәндә бакча һәм мәктәпләрдә  татар төркемнәре ачарга булышкан.  Тумышы белән  Башкортстан егете ул.  Ике ел элек Казанга күченеп кайтканнар.

– Анда  балалар  русча сөйләшә, татар телендә аралашырга мөмкинлек юк. Шуңа күрә  төркемнәр ачарга булдык. Аренда, укытучылар, уку кирәк-яраклары  өчен түләдек.  Туган яктан ераграк булган саен, кеше бердәмрәк. Ярдәм итәргә теләүчеләр  табыла иде,  – ди Айрат Әхмәдуллин.

Эшмәкәрнең идеяләре  күп. Казанда, балалары укыган  Көек  мәктәбендә туклану хәләл түгел икән. Нижневартовскида бу яктан проблема булмаган.  «Монда  мөселманнар күп, барысы да  хәләл ашау кирәк ди, тик  проблеманы хәл итүче генә юк»,  – ди ул. Шуның  өчен дә  борчыла. Үзе яшәгән бистәдә балаларга йөрергә  сукмаклар, уйнарга  мәйданчыклар юк,  ди. Балаларга футбол мәйданчыгы ясаган.

– Әлеге теләкнең күңелдә булуы кирәк. Гомер уза, һәр көн кадерле. Шуның өчен  иртәгә түгел,  бүген башларга кирәк. Туган телне нигездә  авыл балалары саклый.  Шәһәрдә татар мәктәпләрендә укучылар бер-берсе белән русча сөйләшә. Күбрәк татар  сыйныфлары ачып,  татарча укытырга кирәк. Аралашып кына  туган телне саклап була, – ди эшмәкәр.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:

– Сарытау, Ижау, Самарада татар мәктәпләре фәкать  эшмәкәрләр һәм иҗтимагый  оешмалар тырышлыгы  белән яшәп килә. Милләткә булышырга теләүче байлар, эшмәкәрләр аз түгел. Кеше, бизнесы җайлангач, акчасы күбәйгәч,  тамырларына, ниндидер рухи эшләргә тартыла башлый. Нәрсәгәдер булышырга, социаль эш алып барырга тырыша. Әмма төп ысул итеп ул мәчет төзетүне күрә.  Мәчетләр дә бик кирәк, ул – безнең нигез. Мәктәпләр  ачу, аларга  ярдәм итү юллары  турында  мәгълүмат таратылмый, мондый чакыру юк. Мәчет төзү күпкә җиңелрәк, арзанрак та булырга мөмкин. Мәктәпләргә карата дәүләт таләпләре бар. Азкомплектлы уку йортлары төзү өчен дә  бик күп акча китә. Бер мәктәп миллиард сумга төшәргә  мөмкин.  Бу  очракта бары   эре эшмәкәрләр генә булыша ала. 120–130 ел элек тарихка күз салсак,   андый таләпләр юк иде. Салкын бина,  укытучыларга акча түлисең. Мөгаллимнәр дә күп түгел. Бүген укытучыларны тәэмин итәргә меценат акчасы гына  җитмәс.  Укучы, укытучыларга ниндидер стипендия түләү тәҗрибәсен  кабат күтәрергә кирәк. Төп проблема – хәйриячелек  юлларын күрсәтү  җитмәү. Әйтик, 20ләп эшмәкәр җыелып, мәктәп төзетә, чыгымнарын  түли  ала. Әмма монда акча гына түгел, оештыручылар  кирәк. «Госмания» мәктәбе – кечкенә генә хосусый  уку йорты, аңа мөселман эшмәкәрләр булышып тора.  Православ гимназияләргә зур  фондлар, оешмалар ярдәм итә.  Монда чиркәү булышу  юлын тапты, безгә дә бу  мисалларны  куллану кирәк.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү