Татарстанда дүрт кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда узган тәүлектә 4 кеше коронавирустан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле үлгән.

«1935 елда туган ир-ат һәм 1938, 1946, 1953 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Пандемия башланганнан бирле республикада 1 837 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.


Фикер өстәү