Казанда Горький шоссесы «дублеры» 2022 елда ачылачак

Яңа юлны салу эшләре 80 процентка төгәлләнгән.

Казанда киләсе елда ук Горький шоссесын машиналардан “җиңеләйтеп” калдырырга тиешле яңа юл ачылачак. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжов белдергән.

— Горький шоссесы дублерының беренче чиратын төзү эшләре барышында 25 чакрымнан артыграк озынлыкта инженерлык коммуникацияләре булдырылды, хәзерге вакытта юл кырыена яктырткычлар, тавыштан саклау экраннары урнаштырыла, агачлар утыртыла. Биредә эшләрнең 80 проценты башкарылган инде. Аларны 2022 елда төгәлләү күздә тотыла, – дип аңлатып үткән ул.

Моннан тыш, Куляжов әйтүенчә. иске Аракчино бистәсендәге булачак торак массивка да юл салу эшләре тәмамланып килә.


Фикер өстәү