Югары уку йортларына керүчеләр өчен рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак

Югары уку йортына кергәндә барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен дә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгының әлеге карары  хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Документ киләсе елның 1 мартыннан 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

«Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бакалавриат һәм специалитет программалары өчен югары уку йортларына керү имтиханнарының исемлеген раслады», – диелгән Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хәбәрендә.

Математика кайбер техник белгечлекләр өчен мәҗбүри сынау булып тора. Информатика, физика, химия һәм чит тел ихтыяҗ булган очракта белем бирү оешмасы билгеләячәк сынаулар исемлегенә кертелгән.


Фикер өстәү