Рөстәм Миңнеханов депутатларны республикага федераль акча җәлеп итүдә булышырга чакырды

Төп бурыч үсеш темпын югалтмау. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сенаторлары, республикадан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Утырышта хисапка да, максатка да урын булды.

Быел безнең ил җитди каршылыклар белән очрашты, әмма җәмгыять үзенең лидеры тирәсендә берләште, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Киңәшмәдә ул узып баручы елга йомгак ясады.

Санлы мәгълүматлар болайрак: 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың төбәк тулай продукты 3,8 трлн сумны тәшкил итәчәк, төп капиталга инвестицияләр – 774 млрд, сәнәгать җитештерүендә – 4,8 трлн, авыл хуҗалыгы тармагында – 288 млрд, төзелештә 513 млрд сум булачак.

Сүз уңаеннан, Татарстан Россиянең 27 дәүләт программасында катнаша. Моннан тыш, республика территориясендә 13 илкүләм проект кысасында 49 төбәк проекты тормышка ашырыла. Бу максатларга 40,1 млрд сум күләмдә акча бүленеп бирелгән.

– Безнең бурыч – социаль-икътисади үсеш темпларын саклап калу, – дип басым ясап әйтте Президент. – Хәзерге шартларда республика икътисадына федераль матди ярдәмне мөмкинлек булган кадәр җәлеп итәргә кирәк. Татарстанда инде хәзердән үк федераль финанслау таләп итә торган зур проектлар гамәлгә ашырыла.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов депутат һәм сенаторларга башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Моннан тыш, ул аларны предприятиеләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирергә, федераль дәрәҗәдә проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә, дәүләт ярдәме мәсьәләләрендә терәк-таяныч булырга өндәде. Шәхси инвестицион проектларны да күздән ычкындырмаска кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов депутатлар корпусының гуманитар ярдәм юнәлешендә башкарган эшенә тукталды. Республикадан 2 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм тапшырылган. Шуларның 660 тоннасы – «Бердәм Россия» партиясеннән.

Депутатлар белән очрашулар традициягә әйләнеп бара. Республикада 17 эш төркеме эшли, аларның һәрберсен депутат җитәкли. Эш төркемнәре составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, эш төркемнәре эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итү һәм координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Алар түбәндәге юнәлешләр буенча эшли: илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашып, Татарстан икътисадына федераль акча җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын тәкъдим итү, халык гозерләренә җавап табу.

 


Фикер өстәү