Акча хәләл буламы? Казанда ислам кануннарына нигезләнеп эшләячәк банк бүлекчәсе ачылды

Акча хәләл буламы? Бу сорауга җавап биргәндә, икеләнеп торасы да юк. Башкалада ислам кануннарына нигезләнеп эшләячәк банк бүлекчәсе ачылды. Бу – Татарстан гына түгел, ил күләмендә зур яңалык. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкының Идарә рәисе урынбасары Станислав Кузнецов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россия мөселман илләре белән дустанә мөнәсәбәтне ныгытуга зур әһәмият бирә.

– Ислам финанслары системасы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлеше булып тора. Ул көнбатыш капитал базарларына һәм сәүдә мәйданчыкларына алмаш та була ала, – диде ул.

Өр-яңа банк бүлекчәсе Казанның нәкъ үзәгендә – Ирек мәйданында урнашкан. «Бу – Татарстанда гына түгел, ил күләмендә тәүге үзәк, – диде Саклык банкының идарәче директоры, партнерлык финанслары һәм махсус проектлар үзәге җитәкчесе Бехнам Гурбан-Задә журналистларга. – Биредә барлык хезмәтләр шәригать кануннары нигезендә күрсәтеләчәк. Без ислам финансларын Россия кануннарына туры китереп эшләдек. Бүген 11 төрле хезмәт күрсәтәбез. Әлеге исемлекне тагын да зурайту күздә тотыла. Хәләл банк карталарын рәсмиләштерә башладык инде. Тәүге банк бүлекчәсенең нәкъ менә Татарстанда ачылуы очраклы түгел. Республика ил күләмендә ислам финанслары өлкәсендә әйдәп баручы булып тора».

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов әйтүенчә, бу – бөтен ил мөселманнары өчен зур бәйрәм.

– Илдә шәригать кануннары нигезендә эшләүче банк бүлекчәсе ачылганны бик күп еллар көттек. Ниһаять, безгә хәләл кредит рәсмиләштерү, процентсыз исәп-хисап счетлары ачу мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзер без үз эшчәнлегебезне ислам кушканча алып барачакбыз, – ди ул.

Билгеле булганча, ислам банк системасында кертемнән процент алу төшенчәсе юк. Ә банкка моннан ни файда, диярсез. Оешма, инвестор буларак, акчаны яңа эшкә юнәлтә. Шул рәвешле, банк та, эшмәкәр дә акчаны югалту куркынычына бертигез дәрәҗәдә дучар. Табышны да икегә бүләләр.

Исламча банк бүлекчәсендә журналистларга «Амана», ягъни шәригать кануннарына туры килүче исәп-хисап счеты да ачып күрсәттеләр. Моның өчен паспорт та җитә икән. «Амана» мөселманнарга үз акчаларын банкта саклау өчен кирәк», – дип аңлатты Бехнам Гурбан-Заде.

Татарстан Президенты Саклык банкының IT белгечләре өчен технологик үзәк ачуда да катнашты. Технохаб Бәшир Рәмиев исемендәге IТ паркта урнашкан. Биредә 250 кешегә санлы продуктлар һәм хезмәтләр тудыру өчен шартлар булдырылган. Замана белгечләре өчен эш урынын да үзләренә туры китереп төзегәннәр. Эш бүлмәләреннән тыш, ял итү, җыелышып сөйләшеп утыру урыннары да бар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Саклык банкының күп кенә проектлары, шул исәптән, «Мәктәп 21», «Сбер Еаптека» өчен тәҗрибә мәйданы булып санала. «Бүген без ачкан технохаб яңа идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итәр, дип ышанам. Хәерле юл!» – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү