Казан медицина көллиятенең химия укытучысы Марина Сәгъдиева: «Алтынга тиң белгечләребез бар, шуларга ярдәм итәргә кирәк»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе, Казан медицина көллиятенең химия укытучысы Марина Сәгъдиева килеп туган вәзгыятьне без лаеклы рәвештә үтәрлек сынау дип саный.

— Бик күп авыр чорлар булды. Ләкин Россия, безнең ил халкы бу хәлләрне лаеклы рәвештә үтә килде. Бар нәрсәнең унай ягы була. Чикләүләр дә узебезнең кече, урта эшмәкәрлек тармаклары өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Алтынга тиң белгечләребез бар. Үзебезнең галимнәргә, житештерүчеләргә ярдәм итәргә кирәк, — ди мөгаллимә.

Марина Сәгъдиева мондый шартларда тынычлык саклау серләре белән дә уртаклашты.
— Хәзерге вакытта безгә тынычланырга, коткыга бирелмәскә кирәк. Куркудан бернинди файда юк. Еш кына әнә шул рәвешле үзебез үк коткы тудырабыз. Кибет киштәсендә шикәр бетә дип күңел тынычлыгын югалтырга да кирәкми. Ниндидер тикшерелмәгән чыганактан килгән ялган хәбәрләргә ышанырга ярамый. Стресска бирешмәс өчен дөрес туклану, йокы туйганчы йоклау да кирәк. Шәхсән минем үземне андый халәттән якыннарым, дусларым белән аралашу коткара. Соңгы арада пианинода уйный башладым, — ди ул.


Фикер өстәү