Су ташый торган машина бәрдереп үтергән баланың әти-әнисе җинаять эшен ябуны сораган

Казанда су ташый торган машина бәрдереп  гомере өзелгән 7 яшьлек малайның әти-әнисе судтан җинаять эшен ябуны сораган.

«Татар-информ» агентлыгының үз чыганагыннан билгеле булганча, гаилә җинаятьтә гаепләнүче белән килешү төзергә карар кылган. Һәлакәткә очраган «КАМАЗ» машинасы белән 66 яшьлек Илдар Саттаров идарә иткән булган.

Мондый көтелмәгән гариза белән малайның әти-әнисе 10 март көнне узган процесс вакытында чыккан.

«Миңа судта катнашу эшен тапшырган ата-ана Саттаровка карата җинаять эшен туктатуны сорады. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды, матди зыянны ул тулысынча каплады. Бүгенге көндә гаилә аңа карата дәгъва белдерми. Өстәвенә, Саттаров ата-аналарга компенсация рәвешендә миллион ярым сум акча түләде», — дип судка мөрәҗәгать итте үлгән малайның әти-әнисе исеменнән килгән вәкил.

Хөкем ителүче янә баланың ата-анасына мөрәҗәгать итеп, алардан гафу үтенде.

«Гафу итегез, гафу итегез, зинһар», –  дип мөрәҗәгать иткән Саттаров гаиләгә.

Судның нинди карар чыгаруы тиздән билгеле булачак.


Фикер өстәү