Биш авылда «коры закон» кертүне сораганнар

Башкортстанның Күгәрчен районындагы Югары Мөрсәләй, Ходайбирде һәм Сәлих авылларында яшәүчеләр үз территорияләрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю турында карар кылган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстан Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев әйтүенчә,  гражданнарның мондый хокукы бар.

«Спиртлы эчемлекләр сатуны тыю республика законы белән билгеләнә, аның проектын район Советы эшли. Әмма Дәүләт Советы депутатлары каравына кергәнче, документ Башкортстан Хөкүмәтенең уңай бәяләмәсен алырга тиеш», – дигән ул.

Закон проекты Хөкүмәткә гыйнвар азагында кертелгән. Аның буенча карар әлегә кабул ителмәгән, дип хәбәр итә җирле Дәүләт Җыелышы матбугат хезмәте.

Күптән түгел Башкортстанның Көйөргәзе районындагы Якшимбәт һәм Якут авылларында яшәүчеләр дә үз территорияләрендә «коры закон» кертү теләген белдергән. Бу авыллар «Аек авыл» конкурсында актив катнаша, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү