Украинада тагын бер Татарстан егетенең гомере өзелгән

Кукмара районында туган 22 яшьлек Илнур Гайфетдиновның Украинадагы махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә. 

Илнур Гайфетдинов килешү нигезендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән.

Район хәрби комиссары Альберт Гомәров һәлак булган егетнең гаиләсендә булган һәм оборона министры исеменнән гаиләсенең кайгысын уртаклашкан.


Фикер өстәү