Украинадагы махсус операциядә тагын бер Татарстан егетенең гомере өзелгән

Украинада махсус хәрби операция вакытында Түбән Кама егете Иван Калашников һәлак булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Батыр, көчле кеше, ул халкыбызның тыныч тормышын һәм Ватаныбызның илкүләм иминлеген саклап, сугышта һәлак булды. Чын солдатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу – бик зур югалту, һәм без һәлак булган сугышчының туганнары белән бергә кайгырабыз. Ватан героена мәңгелек дан», – дип, һәлак булган хәрбинең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаштканнар район хакимиятендә.

Иван Калашников 23нче һөнәри лицейны тәмамлаган. 2014 елда контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен Оренбург өлкәсенә җибәрелгән булган.

 


Фикер өстәү