Татарстанда 33 градус эссе булачак

Бүген, 24 августта, Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн аяз, явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җилисәчәк. Минималь һава температурасы төнлә 9-14, көнбатыш районнарда 18 градус җылы булыр дип фаразлана. Ә көндез эсселек 28-33 градуска кадәр җитәчәк. Янгын куркынычы зур булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү