Зәйдә Украинада һәлак булган 22 яшьлек егет белән хушлаштылар

18 майда Зәйдә Украинада махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Дмитрий Милочкин белән хушлаштылар.

Хушлашу мәрасиме «Энергетик» Мәдәният сараенда узды. Егетне соңгы юлга озатырга килүчеләр мәдәният сараена гына сыймады, барысы да кызыл чәчәкләрне аның фотосурәте алдына күз яшьләре белән салды.

Дмитрий хәрби хезмәткә 2019 елның июль башында чакырылган булган, шул ук елны хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтәү өчен килешү төзегән. Ул Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалиндагы хәрби частьтендә хезмәт иткән. Украинада махсус хәрби опреация башлангач, бирегә алынган. Бу хакта «Зәй офыклары» сайтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Дмитрий танкы экипажы бәрелеш барышында засадага эләгә. Шул вакыт каршы як пехота танкка каршы гранатометтан ут ача. Ул дошманга яңа көч тупларга ирек бирмичә үз иптәшләрен гәүдәсе белән каллый һәм яраланып батырларча һәлак була. Хөрмәтле Людмила Михайловна, Фёдор Анатольевич! Сезнең улыгыз соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугрылыклы калды, ул үз гомере бәрабәренә иптәшләре гомерен саклады. Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә!», – диде 7 хәрби часть командиры урынбасары, капитан Даниил Малов.

Дмитрий Федорович Милочкинның әти-әнисе, якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашып район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сабырлык теләде.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов Дмиртий Милочкинга Россия Президенты боерыгы белән хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык Ордены» бирелү турында белдерде. Дмитрий Милочкин 2000 елның 1 февралендә туган, Поручик авылы мәктәбен тәмамлагач Чаллыда Кама төзелеш көллиятен бетергән, аңа бары 22 яшь. Батыр егет үз туган авылы зиратында җирләнде.


Фикер өстәү