Контракт буенча хезмәт итү өчен иң кирәкле хәрби-учет белгечлекләре исемлеге пәйда булган

Татарстан Геройлары сайтына контракт буенча хезмәт итү өчен иң кирәкле хәрби-учет белгечлекләре исемлеге урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”. Алар арасында – пилотсыз очу аппараты операторы, инженер-төзүче, артиллерия системалары өчен исәпләп чыгаручы, элемтә белгече, радиотехник, техника ремонтлау буенча белгеч, фельдшер, санитар, йөртүче.

Шул ук вакытта фельдшер, санитар һәм элемтә белгече кебек белгечлекләр буенча хатын-кызларның да контракт буенча хезмәт итә алуы билгеләп үтелгән.
Татарстанда контракт буенча хезмәткә җыю өчен рәсми сайт июль башында эшли башлаган. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында аңлатылган. Моннан тыш контрактникның хәрби хезмәткә алыну тәртибе турында барлык мәгълүматлар бер урында тупланып бирелгән.
Исегезгә төшерәбез: республикада контракт буенча хезмәт итү мәсьәләләренә бәйле “Кайнар линия” эшли. 117 кыска номерына шалтыратып, үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга мөмкин.
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу үзәкләре эшләп килә. Аларның адреслары:
• Казан ш., Воровский ур., 25, “Батыр”
• Әлмәт ш., Риза Фәхретдин ур., 11 а.


Фикер өстәү