Өч мең чакрым: татар атлары Алтайга юл тотты

Чыдам, үҗәт һәм әрсез – татарның үзе кебек! Бу сүзләрне истә тотып, татар токымлы атлар зур сәфәргә чыкты. 38 көн эчендә өч мең чакрым юл үтеп, аларны Алтай Республикасына бүләк итеп калдырмакчылар. Бу зур сәфәрнең максаты нидә? Татарстан белән Алтай арасын тагын кемнәр узачак? Без шуларны белештек.

Бик озаклап һәм яхшылап әзерләнеп, махсус машиналарга печән, ашлык һәм су тутырып, 24 июльдә Казаннан кузгалган атлар кәрваны әлеге язма әзерләнгән вакытта Минзәлә районына барып җиткән иде инде. Аңа кадәр Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Тукай районнарында туктап, ял итәргә өлгергәннәр. Актанышта да туктап, республика чиген узуга, Башкортстан, Пермь крае, Свердлау. Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләре буйлап Алтай крае һәм Алтай Республикасына таба юл алачаклар. Ахыр чиктә кәрван Алтайның Майма районында – «Алтай – Евразиянең йөрәге» һәйкәле янында туктаячак. Сүз уңаеннан, әлеге һәйкәл – Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләге.

Әлеге чарада катнашу өчен Лениногорск районыннан Нәбиуллиннар һәм Теләче районыннан Гыйниятуллиннар хуҗалыгыннан барлыгы алты татар аты сайланган.

– Аларны бит кирәк булганда гына өйрәтәсең, шуңа өйрәтелгәннәре аз. Әле аларны да шактый гына әзерләде малайлар. Сабан туйларында да чаптылар, болай да йөрттеләр. Аннан әле Казан ипподромында да әзерләделәр, – дип сөйләде безгә Сәгыйть Гыйниятуллин.

Бу зур сәфәрдә аның улы Фирзәр дә катнаша.

– Озын юл, дип тормады – китте. Ул оста бит инде. Хәер, анда киткән малайлар барысы да шундый.

Хәзерге вакытта Гыйниятуллиннар хуҗалыгында 200ләп баш татар токымлы ат бар икән.

– Бу чараның төп максаты – атларыбызны халыкка күрсәтү. Аларның күрсәтерлекләре дә бар бит. Татар аты – татарның үзе кебек бит ул: чыдам, әрсез. Дөресен генә әйткәндә, атларыбызны Алтайга бүләк итү – яхшы нәрсә, әмма читтә үрчеткәнче, үзебездә җәелдерергә иде. Татарның үз аты булырга тиеш! Татар токымлы атны уйлап табасы юк – ул бар инде. Аларны күбрәк үрчетергә генә кирәк. Һәр районда ким дигәндә 5–6 фермер шуның белән шөгыльләнсә дә, таманга гына киләчәк. Ат чабышларында да аларны аерым җибәрә башларга кирәк, – ди Сәгыйть абый.

Атлар кәрваны бу озын юлны гел үзләре чабып кына үтмәячәк, билгеле. Күперләрдә, машиналар артык күп булган җирләрдә аларны махсус машиналар алып барачак. Алтайга, төгәлрәк әйткәндә, Карым авылына 25 августта барып җитәргә ниятлиләр. Атларын калдырган җайдаклар Казанга 30 август – 1 сентябрьдә кайтып җитәрләр дип өметләнәләр.

 Лилия Гыймазова


Фикер өстәү