Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты өчен Казанның спорт корылмаларына экскурсия уздырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты Маки Салл өчен Казанның спорт корылмаларына экскурсия уздырган. Алар, аерым алганда, “Ак Барс Арена” стадионында һәм Спортның су төрләре сараенда булган.

Стадион белән танышу Владимир Чагин җитәкчелегендә “КАМАЗ-мастер” командасы белән очрашудан башланып киткән. Аның әйтүенчә, пилотларны Сенегал белән “Дакар” раллие (анда алар берничә тапкыр җиңү яулады) кебек чаралар бик нык бәйли. Ралли гадәттә Африканың шушы илендә тәмамлана.
Рөстәм Миңнеханов һәм Маки Салл “КАМЗ-мастер” машинасын караган. Чит ил кунагына истәлекле бүләкләр: йөк машинасы моделе һәм команданың формасын тапшырганнар.

Шуннан соң Татарстан Рәисе Сенегал Президенты белән стадион кырына чыгып, Казан “Рубин”ы легендасы, клубның икенче командасы тренеры Гекдениз Карадениз белән очрашкан. Карадениз Маки Саллга Президент фамилиясе язылган “Рубин” майкасын бүләк иткән.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Маки Салл белән Суның спорт төрләре сараена юл тоткан. Биредә алар иң югары дәрәҗәдә халыкара турнирлар үткәрү мөмкинлеге биргән инфраструктураны караган.


Фикер өстәү