Маки Салл Түбән Камада нефть газ химиясе комплексы предприятиеләре белән танышты

Бүген Сенегал Президенты Маки Салл Татарстанга сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының нефть-газ химиясе өлкәсендәге сәнәгать потенциалы белән танышты.

Төштән соң Маки Салл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Түбән Камада урнашкан төбәкнең нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрендә булды.

Аерым алганда, кунакка Россиянең иң эре шин  комплексларының берсе булган «Кама Тайрс» (Kama Tyres) җитештерү куәтләрен күрсәттеләр. «Кама Тайрс»ка берничә предприятие, үз фәнни-техник үзәге, җиңел, җиңел йөк, йөк һәм махсус шиннар модельләренең киң линиясе, шулай ук квадроцикллар өчен шиннар  җитештерү керә.

Исегезгә төшерәбез, Маки Салл Россия Федерациясенә рәсми визит кысаларында (икенче «Россия – Африка» саммитында катнашу өчен) Татарстан буенча танышу сәфәр кыла. Бүген иртән Сенегал Президенты Татарстан Рәисе белән бергә Казандагы спорт объектларында булды, Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк эше белән танышты. Казан Кремле территориясендәге Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенье соборында булды.


Фикер өстәү