Хәрби табиблар десантчының ботыннан шартламаган снаряд чыгарганнар (ВИДЕО)

Тула десантчыларының хәрби табиблары уникаль операция ясаган: алар хәрби хезмәткәрнең ботыннан 30 миллиметрлы шартламаган снаряд тартып чыгарган. Россия Оборона министрлыгы шул хакта хәбәр иткән.

Артемовск шәһәренең алгы сызыктагы көньяк флангыннан Тула десантчылары медицина отрядына сул аягында 30 миллиметрлы шартламаган снаряд кереп утырган хәрби хезмәткәрне китергәннәр. Снаряд могҗиза белән генә шартламаган, дип билгеләп үтелгән министрлыкта.
Хәрби медикларга әлеге хәтәр операцияне бронежилетлар киеп, саперлар күзәтчелегендә ясарга туры килгән. Хирурглар башта яраланган урынны 3D ярдәмендә тикшереп, йомшак тукымаларга ни дәрәҗәдә зыян килүен, снарядның нәкъ менә кайда урнашуын җентекләп караган.
Операция бер сәгать чамасы дәвам иткән. Хәрби табиблар снарядны хәвеф-хәтәрсез тартып чыгаруга ирешкән. Хәзер деснтчының хәле әйбәтләнеп килә.


Фикер өстәү