Мирсәет Сөнгатуллин: «Армиядә вакытта Тәфтиләү»не җырлагач, чал чәчле полковник мине кочып алган иде»

Әлки төбәгеннән сөенечле хәбәр килеп иреште. Якташларының теләген исәпкә алып, район үзәге Базарлы Матак авылының яңа урамына Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин исеме бирелгән.

Ул туып-үскән Әлки районы Татар Борнае авылы табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан. Борынгы Болгар төбәгенең инеш-күлләренә, әйләнеп чыккысыз урманнарына сыенып яшәүче бу авыл үзенең уңган кешеләре, төрле һөнәр осталары белән дан тота. Ә менә халкыбызның үзәкне өзәрлек моңлы җырларын бөтен нечкәлекләре белән башкаручы мәшһүр талант ияләре Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен дәвам иттерүчеләр күп түгел. Андыйлар берничә гасырга бер туа бугай.

Хәер, Әлки төбәге талантлы шәхесләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Галия Булатова, танылган шагыйрьләр Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, чуаш халкының классик шагыйре Педер Хузангай, танылган артистлар Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Резедә Төхвәтуллина һәм башка талант ияләре белән ничек горурланмыйсың ди?! Әмма, халкыбызның яраткан җырчысы Мирсәет Сөнгатуллин арада аерым игътибарга лаек. Аның башкаруындагы 205 халык җыры тупланган кассетаның Гиннессның рекордлар китабына керүе дә шуны раслый.

Бу җәһәттән берничә ел элек булган бер очрашу хәтердә. Без, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, дөньяның төрле почмакларына таралган 495 нче төркем вәкилләре, биш ел саен Казанда узучы чираттагы очрашуга җыелдык. Арада кемнәр генә юк: «Российская газета» редакциясе баш мөхәррире Владислав Фронин, Молдова дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар комитеты җитәкчесе Александр Дороган, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, Мәскәүдә нәшер ителүче хәрби журнал редакторы, полковник Михаил Земсков, «Мир бизнеса» журналы редакторы Алсу Бикбаева һәм башкалар, кыскасы, гомерләрен иҗатка багышлаган кешеләрнең сөйләшер сүзләре көн буена гына сыймыйча, таңга кадәр дәвам итте.

Александр Дороган очрашуга бүләк итеп берничә китабын һәм үзе белән бер мәктәптә укыган танылган җырчы Софья Ротаруның утызлап халык җыры тупланган яңа кассетасын алып килгән. Танылган җырчы әлеге хезмәте өчен Молдова Республикасының иң югары дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Мин үз чиратымда якташым Мирсәет Сөнгатуллинның ике йөздән артык җыр кергән кассетасы белән мактанып алдым. Мондый хезмәтнең бүгенгә кадәр тиешенчә бәяләнмәве турында гына әйтмәдем.

Ә бит кассетага тупланган җырларның һәркайсында Мирсәет Сөнгатуллинның күңел җылысы, иҗади эзләнүләре, халкыбыз җырларын үз итүчеләрнең күзеннән яшь китерүче гаҗәеп моң ята. Халкыбызның борынгыдан килгән илаһи аһәңен йөрәге аша үткәреп, башкаларның күңеленә сеңәрлек итеп, бөтен җанын-тәнен биреп башкармаса, әлеге җырлар бу кадәрле тәэсир итә алыр идеме? Иманым камил: әгәр дә ул җырлар гади инструментлар аша гына түгел, ә симфоник оркестрга кушылып башкарылса, дөньякүләм танылу да алыр иде.

Мирсәет белән якыннан танышып-аралашу Казанда дәвам итте. Ул чорда «Социалистик Татарстан» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләүче авылдашыбыз Сәмигулла Хәйретдинов сәләтле якташларны үз янына туплап яшәргә омтылды. Газетага язылу эшен оештыручы буларак Сәмигулла абый безне әледән-әле укучылар белән очрашуларга да чакыра. Ул вакытларда газетаны Россиянең барлык төбәкләрендә яратып укыйлар иде. Очрашуларга зал тулып халык җыела. Сөйләшеп туйганнан соң, рәхәтләнеп җыр тыңлыйбыз. Танылып кына килүче Мирсәетне озаклап кул чабып, сәхнәгә кабат-кабат чакыралар. Ә ул исә һәр яңа очрашуга яңа җыр әзерләп килә. Ул елларда газетаның тиражы 200 мең данәдән артып китүе дә шундый ихлас очрашулар нәтиҗәсе түгел идеме икән әле?

Якташыбыз Сәмигулла Хәйретдинов чираттагы командировкага барган җиреннән 47 яшендә йөрәк өянәгеннән мәрхүм булгач, ел саен диярлек аны искә алырга җыелабыз. Очрашуларның үзәгендә –  Мирсәет Сөнгатуллин. Гомер бик тиз уза. Күптән түгел якташыбызның 75 яшьлеген билгеләп узарга уйладык. Хезмәттәшләрем – «Ватаным Татарстан» газетасы журналистлары һәм җырчы Мирсәет Сөнгатуллин ерак Спас районы Иске Рәҗәп авылына юл алдык.

Юлда барганда әллә ниләр турында сөйләшелә. Тик ни турында гына сөйләшсәк тә, үзебез дә сизмичә, сүзебез җырга-моңга барып тоташа.

– Моңга сусауның ни икәнлеген чит илдә  аңлый башладым. Мәктәпне тәмамлап, бер ел ташчы һөнәрен үзләштергәннән соң, армия хезмәтен Чехословакиядә узарга туры килде. Бәйрәм концертында Габдулла Тукайның «Тәфтиләү» җырын башкардым. Татарлар, башкортлар җырны бик җылы кабул итте. Иң гаҗәбе – концерттан соң часть командиры чал чәчле полковникның мине якын туганыдай кочып алуын мәңге онытасым юк. «Тәфтиләү» мәрхүм әнисенең яраткан җыры булган  икән», – дип искә ала Мирсәет.

Якташларыбыз арасында Мирсәет Сөнгатуллин кебек җырчының булуы – үзе бер бәхет. Нинди генә очрашу яки истәлекле вакыйга булмасын – ул кирәк! Чираттагы очрашуга чакыргач, бөтен эшен ташлап, юлга чыктык. Сөйләшә-сөйләшә барып, озын-озак юл сизелми дә үтелде.

Кайсы авыл аша гына узмыйк, юлдашым нинди дә булса истәлекле вакыйганы искә ала.

– Җәй көннәрендә җәяүләп әнинең туган авылы Яңа Рәҗәпкә барышлый,  урман-кырларда туктап, җырлап карый идем. 25 чакрым ара бит. Биш чакрым үтәм дә җырлап алам. Ашыйсы килү дә онытыла. Өстәвенә кошлар да миңа кушылган сыман. Урманда җыр да матуррак яңгырый.

Авылда радио барлыкка килгән заман. Гөлсем Сөләйманованың моңлы тавышын ишеткәч, озак тынычлана алмадым. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Таһир Якуповның җырларын бүген дә тыныч кына тыңлый алмыйм. Күңелемнең иң нечкә кылларына чиртәләр сыман. Җыр бит ул җанга рәхәтлек биреп кенә калмый, тирә-яктагы матурлыкны күрергә өйрәтә. Моң исә үзенә күрә бер сихри көчкә ия…

…Дөньяның татарлар күпләп яшәгән төрле илләрендә, Россия төбәкләрендә узган һәр очрашу турында истәлек язмалары алтын бөртекләр булып Мирсәетнең көндәлегенә теркәлеп бара икән. Үзе башкарган татар халык җырлары турында тупланган мәгълүматлары да зур бер фәнни хезмәткә тиң. Кызыклы очрашулар, гыйбрәтле хәлләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре китап булып үз укучысына барыр вакытын көтә.

Юлда вакыт тиз үтә. Бигрәк тә юлдашың сүзгә саран булмаса. Шушы кыска гына сәфәр вакытында юлдашым турында әллә никадәр мәгълүмат алдым. Гади генә авыл егетенең шактый катлаулы юл үтеп, Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамбленә нигез салуын, мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың хәер-фатихасы белән Мәскәү кызы Кадрия белән тормыш коруын, аннары инде Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән Казанга кайтуын белдем. Бу еллар эчендә үзенең армас-талмас тырышлыгы, таланты аша халкыбыз күңелендә иң югары бәя алган моң иясен Болгар якларындагы Иске Рәҗәп авылында кочак җәеп каршы алдылар. Хәер, кая гына барса да, ул – күптән көтелгән кунак. Яраталар, зурлап хөрмәт итәләр Мирсәет Сөнгатуллинны.

Камил Сәгъдәтшин  


Фикер өстәү