Тылмач та кирәкми. Татарстанга Сенегал республикасы Президенты Маки Салл килде

Ислам бизнесы, Түбән Кама шиннары һәм «Рубин» футболкасы. Россиягә эш визиты кысасында Татарстанга Сенегал республикасы Президенты Маки Салл килде. Аралар ерак булса да, без бер-беребезгә чит-ят түгел. Дөньякүләм сәясәтченең Татарстанга сәфәре барышында бу хакта кат-кат әйттеләр.

«Әлеге визит республика өчен зур әһәмияткә һәм кыйммәткә ия», – дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Маки Салл белән Казан Кремлендә үткән очрашуда.

Рәис әйтүенчә, Маки Салл узган ел да Африка берлеге рәисе вазыйфасында Россиягә килгән булган. Сенегал Президенты Украинадагы конфликтны җайга салу мәсьәләсендә дә катнаша: июнь аенда Африка илләре лидерлары делегациясе, шул исәптән Маки Салл да, Киев һәм Мәскәүдә сөйләшүләр үткәрделәр һәм Украинадагы конфликтны җайга салуның «Африка планы»н тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов былтыр үзе Сенегалга баруын да әйтте.

– Кунакчыллыгыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сенегалда сезнең җитәкчелектә алып барылган эш сокландыра. Уңышларыгызга чын күңелдән шатланабыз, – диде Рәис.

Ике арадагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеккә килгәндә, ул әлегә зур түгел. Узган елгы саннарга күз салсак, сәүдә әйләнеше 2 миллион доллар тәшкил иткән. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, экспортка йөз тотучы республика буларак, Татарстан Сенегал белән элемтәләрне ныгытырга әзер. Төрле елларда бу илгә республикадан «КАМАЗ» автомобильләре, Казан вертолет заводы продукциясе озатылган булган инде. Бүген дә машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы кебек тармакларда бергәләп эшләргә мөмкин, дигән фикер әйттеләр. Сенегал делегациясе быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»да да катнашкан. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ил күләмендә ислам банкингын гамәлгә кертү буенча  тәҗрибә мәйданы булуын да искәртте. Фән өлкәсендә дә бергәләп эшләргә мөмкин. Билгеле булганча, республика илнең әйдәп баручы фән үзәкләренең берсе булып санала. Хәзерге вакытта Татарстан вузларында 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала. Дөрес, Сенегалдан безгә укырга әлегә нибары 9 кеше килгән.

– Без сезне Татарстанда күрергә һәрвакыт шат, – диде Рәис Сенегал Президентына.

Маки Салл, үз чиратында, илнең әйдәп баручы төбәге буларак Татарстан белән элемтәләрне ныгытырга әзер булуын белдерде.

– 2019 елда ук ниятләгән эш визитын быел тормышка ашыруыма шатмын. Сез Сенегалда 2022 елда булдыгыз, без исә җавап йөзеннән килдек, – диде ул. – Татарстан – мөселман төбәге. Мин 95 проценты мөселманнар тәшкил иткән илне җитәклим. Безнең тотрыклылык сере дә толерантлык һәм башка диннәр белән үзара дус-тату яшәүдән гыйбарәт. Сездә мәчетләр һәм чиркәүләр янәшә тора. Бу соклануга лаек. Әлеге тәҗрибәне дөньяның барлык илләре дә кабул итеп алырга тиеш.

Сенегал Президенты Татарстанның бер яктан, үзенчәлекләрен югалтмавын, ә икенче яктан, яңалыкка – нанотехнологияләргә, ясалма интеллектка, санлы технологияләргә омтылуын да мактады.

Казан Кремлендә узган очрашуга кадәр Маки Саллга Казандагы спорт корылмаларына экскурсия үткәрделәр, ул Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта һәм, республиканың нефть һәм газ химиясе предприятиеләре белән танышу өчен, Түбән Камада булды.

– Сенегал соңгы арада Африкада иң зур спорт чараларының берсе – яшьләр Олимпия уеннарын үткәрергә әзерләнә. Ул 2026 елда узачак. Татарстанның халыкара чаралар үткәрүдә тәҗрибәсе зур. Республика белгечләре Сенегалдагы хезмәттәшләребезгә төрле сораулар буенча, аерым алганда, волонтерлык мәсьәләсендә булыша. Казан кебек төрле юнәлештәге чаралар үткәрү тәҗрибәсе башка беркемдә дә юк, – дип сөйләде Маки Саллның спорт корылмаларына экскурсиясе уңаеннан Татарстан спорт министры Владимир Леонов.

Сүз уңаеннан, чит ил кунагына истәлекле бүләк тә әзерләп куйганнар иде. «Ак Барс Арена» футбол стадионында танылган футболчы, хәзерге вакытта «Рубин-2» тренеры вазыйфасын башкаручы Гекдениз Карадениз Сенегал президентына Салл фамилиясе язылган Казан футбол клубы футболкасын бүләк итте.


Фикер өстәү