Рәис. Ләкин киләсе сайлаудан соң гына

Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында 23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советының депутатлар төркеме әзерләгән канун проектының язмышы, ниһаять, парламентта хәл ителде: Татарстан җитәкчесе Президент дип түгел, Рәис дип атап йөртеләчәк. Ләкин киләсе сайлаудан соң гына.

Россиянең мәгълүмат кырында безнең республиканың бердәнбер президентлы төбәк булып калуы тирәсендә канәгатьсезлек чыгышлары күптәннән һәм еш яңгырый иде. Быелның җәендә генә дә аны РИА агентлыгы, рус телле «Форбс», россиякүләм башка мәгълүмат чаралары төрләндергән. «Президент» атамасын Татарстанда да, Федераль үзәктә дә республиканың мөстәкыйльлеге символы итеп таныйлар, бу сер түгел.

Төбәк җитәкчеләреннән бу исемне алу, аларны я башлык, я губернатор дип кенә атау хәрәкәте 2010 елда ук Рамзан Кадыров инициативасы белән башланган иде. Башка милли республикалар үз җитәкчеләрен башлык дип атауга тиз күчтеләр. Бары тик Казан гына Мәскәү белән конфронтациягә кермичә, бәхәс чыгармыйча, атаманы әлегә кадәр саклап килде. Мәскәү Кремлендә дә яхшы аңлыйлар: Татарстан үзенең сәнәгать потенциалы белән дә, фәнни-техник куәте белән дә, финанс системасының тотрыклылыгы ягыннан да, даими үсеш сукмагыннан баруы белән дә Россиянең башка төбәкләреннән җитди аерылып тора. Бездә электән, совет чорыннан калган потенциал да көчле иде.

Татарстан җитәкчелеге шул потенциалны саклау һәм үстерү өчен аз тырышмады. Гомум ил күләмендәге җимереклелек һәм таркалу фонында моны эшләү җиңел булмады, әлбәттә. Өзелгән элемтәләр урынына яңаларын булдыру, хезмәттәшлекнең башка мәйданнарын ачу һәм киңәйтү таләп ителә. Лидерга күп йөрергә, чит илләргә визитлар белән барырга, зур дәүләтләрнең җитәкчеләре белән өстәл янында кара-каршы утырып сөйләшергә туры килә. Лидерның статусы югары булу мәсьәләне хәл итмәсә дә, барыбер булыша. Татарстан җитәкчелеге исә дипломатик сөйләшүләр алып бару талантына ия, кайвакыт хәтта федераль дипломатия өчен ябык булган ишекләрне дә ача алу сәләтен күрсәтә иде.

Дөресен генә әйткәндә, сөйләшүләр алып бару осталыгы буенча Казан Мәскәүгә мастер-класс күрсәтә алырлык югарылыкта торды һәрвакыт. Шундый югарылык булмаса, федераль үзәк бары тик Татарстанда гына Президент атамасының унике елга якын сакланып калуына түзмәс иде. Бу асылда тиңлек, тигезлек билгесенә якын бит. Рус милли хәрәкәте аны нәкъ менә шулай аңлый да, шуңа күрә ул күп кенә көчләрнең кытыгына тия. Мәскәү Кремлендә моны исәпкә алмый кала алмыйлар. Вазгыятьнең нинди икәнен күреп торабыз бит: ул бензин мичкәсе янында шырпы кабызган шикелле. Телеграм-каналларда да яхшы күренә ул. Соңгы көннәрдә Татарстан Президенты атамасы мәсьәләсе хәтта уртачыл карашлы популяр каналларда да бик кыздырылды, аны конфронтация дәрәҗәсенә күтәрергә тырышучылар күп булды. Бүгенге вазгыятьтә исә конфронтация түгел, компромисслар отышлырак. Дәүләт Советында тикшерелгән канун проектын мин шулай аңлыйм, мәсәлән.

Чынлыкта эш атамада түгел. Атаманың символ буларак роле бар, билгеле, әмма хәлиткеч түгел. Рөстәм Миңнехановның Катарга соңгы баруын гына алыйк. Илнең иң югары җитәкчесе, хәрби көчләр башкомандующие әмир Тәмим бин Хәмәд Аль Тани, Татарстан лидеры кем дип кенә аталмасын, аның белән барыбер тиң күреп сөйләшәчәк иде. Ә бит ул сөйләшүләрдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысасында хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Масштабның зурлыгы гына түгел, санкцияләр чолганышында калган Россия өчен (ассызыклыйк, Татарстан өчен генә түгел) хәлиткеч әһәмиятле булуы хакында бара монда сүз.

Сер түгел: Татарстан Россия өчен Урта Азия республикалары, төрки һәм ислам дөньясы арасында күпер ролен уйный. Шул зур географик киңлекләрне иңләп торган, куәтле потенциалга ия булган дөньяның кайсы гына иленә барса да, Татарстан лидерын ул дәүләтләрнең югары җитәкчелеге тиң күреп кабул итә. Әйтик, быелның ноябрь ахырындагы Азәрбайҗанга визиты вакытында Президент Илһам Алиев та, премьер-министр да Миңнеханов белән тигез күреп сөйләшүләр алып бардылар. Татарстан – Азәрбайҗан хезмәттәшлеге исә быел кызу үсештә. Үткән ел сәүдә әйләнеше 70 миллион долларлык булса, быелның беренче яртысында ук инде 60 миллионга җиткән һәм берничә тапкыр артырга вәгъдә итә. Шундый ук хәл Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрдә дә күзәтелә. Татарстан Президенты иң югары дәрәҗәдә сөйләшүләр алып бара һәм… ул сөйләшүләр Россия мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Дөресен генә әйткәндә, СССР таркалганнан соң килеп туган таркаулык Урта Азия республикаларындагы сәнәгатьне дә җимереп ташлаган, белгечләр юкка чыккан. Бу бигрәк тә авиация кебек зур инвестицияләр сорый торган тармакларга карый. Хәзер менә шуларны бергәләп торгызырга туры килә. Мәскәү моны Татарстаннан башка эшли алмый. Бердән, төп сәнәгать потенциалы бездә һәм ул, бәхеткә, җимерелеп үк бетмәгән. Икенчедән, рухи элемтәләр дә үз сүзен әйтә.

Президент атамасына килсәк, болайрак бит инде: латин сүзе «алда утыручы, рәис» дигәнне аңлата һәм лидерлары сайланып куела торган дәүләтләрдә кулланыла. Төрле оешма, компанияләрнең җитәкчеләрен дә «президент» дип атау традициясе бар. Туксанынчы елларда балалар оешмаларына кадәр үзләренә президентлар һәм вице-президентлар сайлап бетерделәр. Күрәбез: атаманың үзенең генә аерым бер куәте юк, эш исемдә түгел, җисемдә. Россия чит атамаларны үз җитәкчеләренә кабул итеп, символик яктан үз суверенитетын чикләгән асылда. Гарәпләр кулланмый ул сүзне. Алар рәис Байден, рәис Путин дип сөйлиләр. Ышанмасагыз, әль-Җәзираны карагыз. Шулай булгач, Татарстан Президентын Рәис дип атау – иң отышлы юл, Президент түгел, әмма шундый ук мәгънәви куәткә ия. Безнең колакка да ятышлы.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү