Юрист телефон мошенниклары белән шаярып сөйләшмәскә киңәш итә: ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин

Юрист ни өчен телефон мошенниклары белән шаярып сөйләшергә ярамавын аңлаткан. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев әйтүенчә, кайберәүләребез шалтыратучының мошенник икәненә төшенеп, төртмә сүзләр белән шаярта башлый.

Әмма куркыныч гамәл бу. Мондый очракта аферист, ачуы кабарып, төрлечә янарга мөмкин. Ул гына да түгел – кайбер үткен теллеләрне, соңыннан үч алу өчен, “кара исемлек”кә кертү очраклары да булгалый. Ә үч алуда, әлбәттә инде, төрле мошенниклык алымнары кулланыла.

Белгеч әйтүенчә, шаяртып сөйләшүченең телефон номеры ахыр чиктә мошенникларның полициягә язылган гаризасына эләгергә мөмкин. Шуңа күрә юрист, шалтыраучының кем икәнлеген аңлап алуга, трубканы куярга киңәш итә.


Фикер өстәү