Быелгы соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу атнаның шимбәсендә узачак

24 нче декабрьдә Казанда быелгы йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 18 агросәнәгать оешмасы һәм 22 район предприятиесе үз продукциясен түбән бәяләрдән тәкъдим итәчәк.

15 мәйданчыкта сәүдә уналтынчы тапкыр оештырыла. Уртача алганда, бер ярминкә көнендә барлык мәйданчыкларга 49 млн сумлык продукция китерелә. Халык күбрәк ит, бәрәңге, шикәр, он һәм йомырка сатып ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Ярминкәләр 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.


Фикер өстәү