Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда башлана

 22 нче октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдәдә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре катнашачак.

Быел авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 нчы сентябрьдә башланды, алар атна саен шимбә көнне үткәрелә. Алдагы алты ярминкә көнендә мәйданчыкларга 282,3 млн сумлык продукция кайтарылган. Кулланучылар базары комитетында хәбәр итүләренчә, шикәр, бәрәңге, он, йомырка һәм яшелчәләргә ихтыяҗ аеруча зур икән.

Ярминкәләр 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта оештырылачак.


Фикер өстәү