Хайваннарны соңгы юлга озату кешечә булырга тиеш

Күптән түгел күршеләрнең песи баласы үлеп китте. Бөтен йорт белән соңгы юлга озаттык үзен. Әллә кая китмәде дә инде, үзебез яшәгән йортның теге ягындагы инеш буендагы тал төбенә күмеп куйдылар. Бу исә закон бозу санала. Мондый очракта ни эшләргә?

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, үлгән хайваннарны урнаштыру кыенлык тудырырга тиеш түгел, дип саный. Аның сүзләренчә, республикада хайван калдыкларын куяр урын җитәрлек.

– Кеше, малы үлсә, тиз арада ветеринар хезмәтен чакыртырга тиеш. Хайванны мал табибы карамыйча булмый. Бәлки аның авыруы булгандыр. Безгә бөтенесен белеп торырга кирәк, – ди ул. – Хәтта тавыгы үлсә дә, кеше аны теләсә кая ташламасын иде. Республиканың 19 районында биологик калдыкларны ташлар өчен шартлар тудырылган. Махсус техникабыз бар. Шалтыратып әйтүгә, хайван калдыкларын килеп алалар. Бу хезмәт бушлай башкарыла. Әле кайбер районнарда үләт базлары да эшләп тора. Авыл кешеләре сыеры, сарыгы, эте, мәчесе үлсә дә, безне чакырта ала. Күп кенә районнарда калдыкларны куеп торыр өчен махсус туңдыргычлар да бар. Бездә әлегә хайваннарны күмәр өчен махсус урын юк.

Илдар Ногманов, шәһәрдә яшәүчеләрнең эте яки мәчесе үлсә, аларга шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

– Казанда үлгән йорт хайваннарын яндыру белән шөгыльләнүче клиникалар җитәрлек. Алар аны яндырып, хуҗасына көлен бирә, – ди Казанның Самосырово зираты янәшәсендә урнашкан бер клиника хезмәткәре. – Без 2008 елдан бирле эшлибез инде. Хайваннарны яндырырга алып килүчеләр күп. Хезмәт түләүле. Бер мәчене яндыру бәясе 1500 сумнан башлана. Бәясе авырлыгына карый. Без мәче һәм этләрне генә кабул итәбез. Бер хайванны яндыру өчен 2 сәгать вакыт кирәк.

Хайваннарын үз белдегең белән каядыр булса күмеп кую ярыймы? «ВТ» юристы Булат Закиров сүзләренчә, ярамый.

– Хайван үләксәләре биологик калдык булып санала, – ди ул. – Шуңа да аларны җиргә күмү, чүплеккә ташлау, урманнарга илтеп җирләү ярамый. Хайван үләксәсе бик күп төрле инфекцияләргә ия була. Шунлыктан аны йорт янына, бакчаларга күмеп кую тыела. Ветеринария клиникаларында хайваннарны яндырып бирәләр. Әлеге хезмәттән файдаланырга киңәш итәм. Биологик калдыкларны утильләштерү кагыйдәләрен бозган кешеләргә штраф та каралган. Эт-мәчесен күмеп йөргән кешеләргә 4–5 мең сум, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәрле, юридик затларга 500 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф яный.

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү